Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балалар бакчаларына – Хәйруллин Хәйрия фондыннан яңа уенчыклар

Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин гражданнарны кабул иткәндә сайлаучылар аңа бик күп төрле сораулар һәм үтенечләр белән мөрәҗәгать итәләр. Һәм аларның һәркайсын хәл итү юллары табыла. Күп мәсьәләләр Хәйруллин Хәйрия фонды ярдәмендә хәл кылына. Халыкны кабул итүләрдән соң Айрат Хәйруллин журналистларга болай дип сөйләгән иде: "Дәүләт Думасы депутатының сайлаучылар...

Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин гражданнарны кабул иткәндә сайлаучылар аңа бик күп төрле сораулар һәм үтенечләр белән мөрәҗәгать итәләр. Һәм аларның һәркайсын хәл итү юллары табыла. Күп мәсьәләләр Хәйруллин Хәйрия фонды ярдәмендә хәл кылына.

Халыкны кабул итүләрдән соң Айрат Хәйруллин журналистларга болай дип сөйләгән иде: "Дәүләт Думасы депутатының сайлаучылар белән аралашканда төп бурычы - мәсьәләләрне закон чыгару дәрәҗәсендә хәл итү. Депутатка мөрәҗәгать итүчеләрнең күпчелеге үзләренең шәхси проблемаларын хәл итүне сорый. Ә бит Федераль Җыен депутаты әлеге мәсьәләләрне хәл итәргә тиеш түгел, болар - муниципалитет, район башлыгы яисә республика власте дәрәҗәсендә хәл кылынасы мәсьәләләр, дип аңлату кайчагында бик авыр була... Әмма, ничек кенә булмасын, депутатка җиткерелгән бер генә гозер дә игътибарсыз калмый. Кайвакыт дәүләт ролен үз хисабыңа башкарасың… Менә балалар бакчалары өчен уенчыклар сатып алуда ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр - бу һичшиксез хәл ителәчәк".

22 һәм 24 ноябрьдә үткәрелгән депутат кабул итүләре вакытында да Яңа Чишмәдәге "Ландыш", Базарлы Матактагы "Каенкай" балалар бакчасы һәм Түбтау авылы балалар бакчасы мөдирләре килгәннәр иде. Алар Айрат Нәҗиповичтан уенчыклар сатып алуда ярдәм итүен срадылар. Уенчыклар сатып алып, әлеге учреждениеләргә илтүне депутат Хәйруллин Хәйрия фонды хезмәткәрләренә йөкләде. Бу әле фондның сайлаучыларга ярдәм итү белән бәйле эшләренең бер өлеше генә. Якын арада аларның ДЦП диагнозлы балаларны Казандагы тернәкләндерү үзәгендә дәвалауны оештыру, иҗат коллективына костюмнар тегү өчен материаллар сатып алу, спорт үзәге өчен төзелеш материаллары алу һәм тагын бик күп эшләр белән шөгыльләнәсе бар.

Декабрьдә фонд хезмәткәрләренең мәшәкатьләре һәрчак гадәттәгедән күбрәк. Ай инвалидлар декадасы белән башлана, тиздән инде Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек эшләре куәтләнә. Кыш бабай ролен башкарып, фонд хезмәткәрләре ел саен үзләренә беркетелгән районнардагы приютларга һәм аз керемле гаиләләргә баралар һәм балаларга татлы бүләкләр тапшыралар.

Быел Яңа ел бәйрәмнәрендә өч мәктәпкәчә балалар учреждениесендә тәрбияләнүче 412 сабый Хәйруллин Хәйрия фондыннан яңа уенчыклар алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев