Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хәйруллинның Хәйрия фонды аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга мәктәп кирәк-яраклары белән букчалар һәм спорт киемнәре бүләк итте

Хәйруллинның Хәйрия фонды аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга мәктәп кирәк-яраклары белән букчалар һәм спорт киемнәре бүләк итте. Быел 500 дән артык малай һәм кыз фондның әлеге күчтәнәчләрен кабул итеп алды. "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" республика акциясендә Хәйруллин Хәйрия фонды 2008 елдан бирле катнаша. Бу вакыт эчендә 3 меңләп балага мәктәп...

Хәйруллинның Хәйрия фонды аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга мәктәп кирәк-яраклары белән букчалар һәм спорт киемнәре бүләк итте. Быел 500 дән артык малай һәм кыз фондның әлеге күчтәнәчләрен кабул итеп алды.

"Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" республика акциясендә Хәйруллин Хәйрия фонды 2008 елдан бирле катнаша. Бу вакыт эчендә 3 меңләп балага мәктәп әсбапларының тулы җыелмасы тапшырылды.

1 сентябрь үзе һәр гаилә өчен шатлыклы бәйрәм ул. Әмма кайбер әти-әниләр аны хафаланыбрак көтә. Ник дигәндә, баланы мәктәпкә әзерләү - уку кирәк-яраклары, дәреслекләр, мәктәп формасы, спорт киемнәре сатып алу шактый кыйбатка төшә. Ә бит бериш гаиләләрнең матди мөмкинлекләре чикләнгән. "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" акциясе әнә шул аз тәэмин ителгән, ятимнәрне тәрбиягә алган, әти-әниләре эшсез калган гаиләләрдә үсүче балаларга хәйриячеләрнең игътибарын җәлеп итүне күздә тота да инде. Болардан тыш, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, инвалид сабыйлар, шулай ук әти-әниләре исәнсез булган беренче сыйныф балалары да игелекле кешеләрнең һәм оешмаларның ярдәменә мохтаҗ.

Шуны да искәртик, Хәйруллин Хәйрия фонды ярдәм кулы сузган балалар саны елдан-ел ишәя. Бу юлы 430 Югары Ослан, Алексеевск, Әлки, Яшел Үзән, Спас, Түбән Кама, Нурлат, Балык Бистәсе районнарында яшәүче бала мәктәп әсбаплары салынган букчаларга, 72 бала спорт костюмнарына ия булды.

Әлки районы балалары елның-елында Хәйруллин Хәйрия фонды бүләкләрен алалар. Быел районда фондның "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" акциясе чын бәйрәм төсе алды. Район үзәгендәге балалар иҗаты йорты шат күңелле малайлар-кызлар, әти-әниләр белән тулы иде. Хәйруллин Хәйрия фонды җитәкчесе Ирина Волостнова чарага килгән һәркемне якынлашып килүче Белем көне белән тәбрикләде. Ул һәр балага "4" ле "5"ле билгеләренә генә укуларын, сәламәт, акыллы булып үсүләрен теләде. Аннан соң ул беренче сыйныфка барырга җыенучы 182 балага берсеннән-берсе матур букчалар тапшырды.. Әле бит алар эчендә нәрсә генә юк! Сабыйларның күбесе тизрәк бүләк букчаларны ачып, андагы дәфтәр-карандашларны, ручкаларны, фламастерларны кызыксынып карый да башлады.

Ишле гаиләләрдә үсүче 28 бала исә Ирина Волостновадан сыйфатлы спорт костюмнары кабул итеп алды.

Билгеле, әти-әниләрнең дә, сабыйларның да бу бүләкләргә бик күңелләре булды. Олылар сәхнәгә чыгып ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр. Малайлар-кызлар исә букчаларын асып тизрәк урамга ашыкты. Тизрәк 1 сентябрь генә җитсен. Аларның хәзер мәктәпкә барыр өчен бөтен кирәкле әйберләре бар.

Акциядә төшерелгән фотографияләрне безнең группада карагыз http://vk.com/club64690122

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев