Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бергәләп хәл итү ышанычлырак

Югары Матакта үткән авыл җыенында район җитәкчеләре, төрле оешмалар вәкилләреннән тыш Татарстан Дәүләт Советы депутаты Татьяна Воропаева да катнашты. Татьяна Васильевна авыл халкына үзара йөкләнгән салымны җыю, исәпкә алу һәм алдан билгеләнгән максатка тоту тәртибен аңлатты. -Бу салымны җыю өчен махсус комиссия төзелә. Шушы комиссия әгъзалары һәр йортка кереп җайган...

Югары Матакта үткән авыл җыенында район җитәкчеләре, төрле оешмалар вәкилләреннән тыш Татарстан Дәүләт Советы депутаты Татьяна Воропаева да катнашты.
Татьяна Васильевна авыл халкына үзара йөкләнгән салымны җыю, исәпкә алу һәм алдан билгеләнгән максатка тоту тәртибен аңлатты.
-Бу салымны җыю өчен махсус комиссия төзелә. Шушы комиссия әгъзалары һәр йортка кереп җайган акчаны билгеләнгән тәртиптә Казанга җибәрә. Анда җыелган һәр 1 сумга 4 сум өстәлеп, акчалар киредән салым түләүчеләргә кайта. Аннары инде, кабаттан бергә җыелып, әлеге сумманы нинди эшкә тоту турында карар кабул итәсез,-диде ул.
Югары Матакта яшәүчеләр үзара йөкләнгән сылымнан тыш та акча җыйганнар әле, һәр йорттан икешәр мең сум биргәннәр һәм бу суммага (барлыгы 191500) зират тирәсен тотып алганнар. Бу акчаның һәр сумы нәрсәгә киткәнне Кузьма Севрикеев сөйләп бирде. Авылдашларына мөрәҗәгать итеп:
-Зиратта эш бик күп әле, өмәләр оештырасы, аны әйбәтләп җыештырасы иде,-диде.
Җыенда шул ук зиратка юл кирәклеге турында сорау да булды. Аңа җавап итеп Татьяна Воропаева киләсе елдан авыллар юлларын яхшырту буенча яңа программа эшли башлыйсын әйтте. Авылдагы башняга гидрат кирәк икән. Клубның да кыяфәте үзешчәннәрне илһамландырырлык түгел. Соңгысы буенча Югары Матак клубын ремонтлауның 2019 елда гына көтәргә икәнен ишеттеләр җыенга килүчеләр. Аңарчы үз көчләре белән түшәм-стенаны буяп, бераз матурайтып торырга туры килер, мөгаен.
* * *
Җирлек советының киңәйтелгән утырышы шул ук көнне Иске Матакта да үткәрелде. Анда катнашучылар җирлек башлыгы Георгий Нагорновның чыгышын тыңладылар. Бик зур җирлек бит бу, аның составына 6 авыл керә, меңләп кеше яши. Халыкның көнкүрешен җайлырак, уңайлырак итү өчен шактый эш эшләнгән: 300 метрдан артык суүткәргечләрне яңартканнар, 6 авыл да яхшы килү юллары белән тәэмин ителгән. Югары Матакта яңа модульле ФАР эшли, тагын өч медпункт бинасына ремонт ясалган. Мәктәпкә яңа җиһазлар алу өчен акча бүлеп бирелгән. Сөт җыю әйбәт оештырылган, биредә күпләп сыер асраучылар да аз түгел. Саранкиннар, Карманаевлар һәм башка кайбер гаиләләр 5-6 баш сыердан күп сөт тапшыралар. Соңгы елларда 32 гаилә шәхси хуҗалыгын үстерүгә 3244 мең сум ташламалы кредит алган. Барлыгы 35 гаилә торак шартларын яхшырткан, аларның 16 сына "Яшьләр ипотекасы" ярдәм иткән.
Утырышта сораулар да бирелде. Авылдагы коега бетон бөҗралар салырга кирәк, вәгъдә итәсез, һаман юк, диештеләр өлкәннәр.
-Акча бетеп китте бит әле, булуга сатып алачакбыз,-дип ышандырды авыл җирлеге башлыгы. Аннары район учреждениеләре вәкилләре үз хезмәтләре буенча тулы мәгълүмат бирделәр, сорауларны да җавапсыз калдырмадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев