Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Татмедиа” ААҖ игълан иткән “Подписка өчен Ipad” бәйгесенә йомгак ясалды

Быелның икенче яртыеллыгы өчен матбугатка язылу чорында "Татмедиа" ААҖ әбүнәчеләр арасында "Подписка өчен Ipad" бәйгесе игълан иткән иде. Иске Матак авылында яшәүче Нина Астафьева анда катнашып кызыксындыру призына ия булды. Бәйгедә катнашу шартлары катлаулы да түгел иде: "Татмедиа" ААҖнең ким дигәндә өч басмасына языласы да квитанцияләр күчермәләрен почта яисә интернет...

Быелның икенче яртыеллыгы өчен матбугатка язылу чорында "Татмедиа" ААҖ әбүнәчеләр арасында "Подписка өчен Ipad" бәйгесе игълан иткән иде. Иске Матак авылында яшәүче Нина Астафьева анда катнашып кызыксындыру призына ия булды.

Бәйгедә катнашу шартлары катлаулы да түгел иде: "Татмедиа" ААҖнең ким дигәндә өч басмасына языласы да квитанцияләр күчермәләрен почта яисә интернет аша Казандагы адреска җибәрәсе. Бүтәннәрдән алдарак һәм иң зур суммага подписка рәсмиләштергән әбүнәче җиңүче була.

Конкурс нәтиҗәләрен "Татмедиа"ның махсус комиссиясе чыгарды. Бәйгедә барысы 120 әбүнәче катнашкан. Түбән Камада яшәүче, "Татмедиа" ААҖ басмаларына беренчеләрдән булып һәм иң зур суммага (2483,22 сумлык) язылган Нурия Мирзахова конкурсның җиңүчесе дип табылган. 25 мең сумлык бүләк Ipad та аңа тапшырылган.

Алдан вәгъдә ителгәнчә, бәйгедә катнашкан тагын 50 әбүнәче кызыксындыру призларына - китап һәм журналларга ия булды. Алар арасында райондашыбыз Нина Астафьева да бар. Шушы арада без аның белән очрашып, тәбрикләүләребезне җиткердек һәм "Татмедиа" бүләкләрен тапшырдык.

Нина Васильевна бик тә укырга ярата икән. "Китаплар, газета-журналлардан башка тормышымны күз алдына да китермим",-ди ул. Басма сүзгә мөкиббәнлек аңа балачактан ук салынган булып чыкты.

-Без биш бала үстек. Ишле гаиләнең кереме әллә ни зур булмаса да, газета-журналларга язылмый калмый идек. Мин кечкенәдән "Мурзилка", "Веселые картинки" журналларын укып үстем. Почтальонны көтеп ала идек. Ул чагында газета-журналлар бүгенгедәй кыйммәт түгел иде шул, шуңа авыл гаиләсе дә аларны күпләп алдыра алгандыр,-ди Нина Васильевна.

Китапка булган мәхәббәте Нинага профессия сайларга да булыша - урта мәктәптән соң кыз Казан мәдәният институтының китапханәләр бүлегенә укырга керә. Һәм менә 1984 елдан бирле ул Иске Матак урта мәктәбендә китапханәче һәм педагог-оештыручы булып эшли.

-"Казанские ведомости", "Республика Татарстан" газеталарын гел алдырам һәм яратып укыйм. "Әлки хәбәрләре"нә дә язылмый калганыбыз юк. "ЗОЖ" газетасы, журналлар да алабыз. Почта килүен мин түземсезлек белән көтәм. Һәр басманы җентекләп укып чыгарга тырышам,-дип сөйли Нина Астафьева.- Көндәлек матбугаттан бит илдә-көндә булган яңалыкларны белеп кенә калмыйсың. Күпме файдалы мәгълүмат аласың, кызыклы кешеләр, гыйбрәтле язмышлар белән танышасың. Күбрәк укыган саен дөньяга карашың киңәя, күңел байлыгың арта.

Ул бигрәк тә авыл тормышы, кеше язмышлары, гаилә кыйммәтләре хакында укырга ярата икән. Билгеле, авылда эш-мәшәкатьнең исәбе-хисабы юк. Мәктәптәге хезмәт тә күп вакытны ала. Әмма тормыштан артта каласы килмәгән, рухи үсеше хакында кайгырткан кеше көндәлек матбугатны да, китап-журналларны да укырга вакыт таба.

"Татмедиа" ААҖ үткәргән бәйгедә призлы урынга чыгуы, затлы китап һәм журнал белән бүләкләнүе Нина Васильевна өчен көтелмәгән сөенеч булды. Бүләк өчен рәхмәтен җиткереп, ул алга таба да гаиләсе яраткан газета-журналларны яздырып торасын әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев