Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген христианнарның ин олы бәйрәмнәренең берсе – Раштуа

6 гыйнвардан 7 сенә каршы төндә Әлки районының Базарлы Матак, Сихтермә-Хузангай, Түбән Кәчи, Түбән Колчурино, Чуаш Шәпкәсе авылларында бәйрәм гыйбадәтләре булды. Аларның барысында да район җитәкчелеге вәкилләре катнашты һәм халыкны Изге Раштуа белән тәбрикләде. 7 гыйнвар көнне Базарлы Матакның Изге Троица чиркәве протоирее Андрей Зиньков Юхмачы храмында бәйрәм гыйбадәте үткәрде....

6 гыйнвардан 7 сенә каршы төндә Әлки районының Базарлы Матак, Сихтермә-Хузангай, Түбән Кәчи, Түбән Колчурино, Чуаш Шәпкәсе авылларында бәйрәм гыйбадәтләре булды.

Аларның барысында да район җитәкчелеге вәкилләре катнашты һәм халыкны Изге Раштуа белән тәбрикләде.

7 гыйнвар көнне Базарлы Матакның Изге Троица чиркәве протоирее Андрей Зиньков Юхмачы храмында бәйрәм гыйбадәте үткәрде. Ул шулай ук Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат йортында булды, биредә тәрбияләүчеләрне бәйрәм белән котлады. Священник авылда яшәүче инвалидларның, авыр хасталарның өйләрендә булып хәлләрен белеште.

Андрей Зиньков бу көнне шулай ук Салмандагы балалар приютында булды. Ул сабыйларны Яңа ел һәм Раштуа белән котлады, тәмле бүләкләр таратты.

Протоиерей Раштуа көнендә күп балалы гаиләләрне тәбрикләргә дә өлгерде. Ул район үзәк хастаханәсендә дәваланучы авырулар янында булды. Аннан соң район эчке эшләр бүлегендә тоткыннар белән очрашып, әңгәмә үткәрде.

тагы да күбрәк фотографияләрне безнең группада карагыз http://vk.com/album-64690122_209232873

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев