Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүгенге көндә Россия Армиясендә чакырылыш буенча сиксәнгә якын егетебез хезмәт итә

weekly-news.ru 1922 елдан бирле илебез халкы Армия көнен билгеләп үтә. Заманына, илдәге вәзгыятькә карап, бәйрәмнең исеме берничә тапкыр үзгәрсә дә (башта Кызыл Армия көне, аннары озак вакытлар Совет Армиясе һәм Хәрби диңгез флоты көне, хәзер инде Ватанны саклаучылар көне), аның асылы һәрвакыт бер: календарьнең бу көне туган илебез азатлыгын саклап...

weekly-news.ru
1922 елдан бирле илебез халкы Армия көнен билгеләп үтә. Заманына, илдәге вәзгыятькә карап, бәйрәмнең исеме берничә тапкыр үзгәрсә дә (башта Кызыл Армия көне, аннары озак вакытлар Совет Армиясе һәм Хәрби диңгез флоты көне, хәзер инде Ватанны саклаучылар көне), аның асылы һәрвакыт бер: календарьнең бу көне туган илебез азатлыгын саклап сугыш кырларында яуга барган, үзенең гомерен армия хезмәтенә багышлаган, илебез Конституциясендә язылган бурычын үтәп, Кораллы Көчләрдә хезмәт иткән солдатларны һәм офицерларны данлау бәйрәме ул.
Елына ике тапкыр - язын һәм көзен без үсеп җиткән улларыбызны Россия Кораллы Көчләренә хәрби хезмәткә озатабыз. Илебездә яшәүче һәркемнең иң зур теләге тынычлык булса да, шунысы аңлашыла: дәүләтнең ныклыгын, халкының азатлыгын бүгенге көндә көчле, теләсә кайсы дошманга каршы торырга сәләтле армия генә гарантияли ала. Кызганыч, дөнья илләре әлегә башкача яши алмый, үзара мөнәсәбәтләр дә әлегә корал көченә карап корыла шул.
Бүген ил армиясен ныгытуга бик күп көч һәм акчалар тотыла. Хәрби техника катлаулана, һәм, моннан чыгып, армиядә хезмәт итүчеләрнең әзерлегенә карата таләпләр дә арта.
- Егетләребезне Ватан сакчылары итеп тәрбияләүгә иң җитди караш булырга тиеш. Бу физик әзерлеккә дә, аларның аң-белем дәрәҗәсенә дә кагыла. Хәрби-патриотик тәрбия мәсьәләләре өскә калкып чыгарга тиеш, - дип саный район хәрби комиссары Виктор Лаврентьев.
Бүгенге көндә Россия Армиясендә чакырылыш буенча сиксәнгә якын егетебез хезмәт итә.
Аларның кырыклабы яз җиткәч туган якка әйләнеп тә кайтырлар. Бәлки, кайберләре хезмәтен дәвам итәргә карар кылыр. Үткән елда 17 әлкиле контрактлы хезмәткә киткән иде бит. Быел да бер егетебез контракт шартларында хезмәтне сайлаган. Алар инде профессиональ хәрбиләр булачак. Армиягә гомеренең бер генә елын түгел, күбрәк өлешен багышлаучыларны дәүләт төрле яклап кайгырта.
- Шуны ук киләчәген хәрби тормышка багышларга - офицер булырга теләгән егетләргә дә әйтәсе килә. Хәрби училищелар белемле, нык егетләрне көтә. Саклану министрлыгын мин дәүләт эчендәге кечкенәрәк дәүләт белән чагыштырыр идем. Андагы бөтен төрле һөнәр ияләренә урын бар. Офицерлар лаеклы хезмәт хакы ала, торак белән бушлай тәэмин ителә (бусы беркайда да юк), башка бик күп социаль яклау чараларыннан файдалана. Киләчәктә офицер булырга теләүчеләрне хәрби комиссариатка чакырабыз, - ди Виктор Лаврентьев.
Үзебездә туып үскән, мәктәп тәмамлаганнан соң хәрби училищеларда белем алган, хәзер офицер булып хезмәт итүче егетләребез дә аз түгел бит. Әйтик, Чуаш Кичүеннән Ганиев Дамир - өлкән лейтенант. Ул Алпар егете, капитан Гатауллин Илнар белән Еланьдә хезмәттә. Өлкән лейтенант Габдрахманов Раил Алтай янында, Гатауллин Рәфис Хабаровск краенда.
Капитаннар Фәсахов Дамир Буденовскида, Астафьев Алексей Сызраньда. Якташыбыз Родионов Сергей Мурманск янында старшина. Ә Югары Матак егете Тихонов Виктор Санкт-Петербургта хәрби-космик академиясендә белем ала... Һәм бу исемлекне тагын дәвам итеп булыр иде. Егетләребез офицер дигән горур исемгә лаек булып хезмәт итсеннәр.
…Ватанны саклау - ир-егетнең олы бурычы. Армия хезмәтенә әзерләнүче үсмерләр өчен дә, бүгенге солдат егетләребез өчен дә үрнәк эзлисе түгел. Бабаларыбызның Ватаныбыз хакына сугышларда күрсәткән батырлыгы, "әфганчы" егетләрнең хәрби антларына тугрылыклары, Россия армиясен ныгытуга бүген өлеш кертүчеләрнең хезмәте үрнәк аларга. Ватан сакчыларына халкыбызның иң олы ышанычы да, хөрмәте һәм мәхәббәте дә. Бәйрәм белән, тынычлык сакчылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев