Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки бүгеннән басуга чыгарга әзер

8 апрель көнне районда авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерү буенча "Татагрохим" генераль директоры урынбасары Илдар Әфләтунов җитәкчелегендә комиссия булып китте. Аларны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре озатып йөрде. Комиссия әгъзалары жирәбә буенча сайлап алынган 8 хуҗалыкны 14 критерий буенча "энә күзеннән" үткәрде. Механизаторларыбыз хезмәтенә бәя биргәндә...

8 апрель көнне районда авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерү буенча "Татагрохим" генераль директоры урынбасары Илдар Әфләтунов җитәкчелегендә комиссия булып китте. Аларны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре озатып йөрде.
Комиссия әгъзалары жирәбә буенча сайлап алынган 8 хуҗалыкны 14 критерий буенча "энә күзеннән" үткәрде. Механизаторларыбыз хезмәтенә бәя биргәндә машина-трактор паркындагы тәртип, үзвакытында техник карау үткәрү, техника куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлеше, чәчү әйләнеше, хезмәт хаклары, чәчү материалларының сайфаты, минераль ашламалар һәм ягулык-майлау материаллары белән тәэмин ителү исәпкә алынды.
Тикшерү "Үзәк Әлки" һәм "Көнбатыш Әлки" филиалларының "Карга", "Тахтала" отрядларында башланып китте. Хуҗалык җитәкчеләре әйтүенчә, алар басуга бүген чыгарга әзер. Агрегатларга механизаторлар билгеләнгән, ремонт бригадалары да әзер. "Көнчыгыш Әлки"нең "Алпар", "Үргәгар" отрядларында чәчкечләрне көйләүдә кимчелекләр табылды. Филиалның директоры Рәис Гайфуллин әйтеп узганча, техниканы ремонтлауга, комплектлауга февральдә керешкәннәр һәм аларның барысы да әзерлек сызыгында. Читтән механизаторлар, чәчүчеләр дә җәлеп ителми, үз кадрларыбыз җитә, ди ул. Үзебезнең илдә җитештерелгән ике куәтле трактор һәм чәчү комплексы да кайтарылган.
"Көньяк Әлки" филиалының "Юхмачы" хуҗалыгында кыр эшләренә җитди әзерлек белән киләләр. Механизаторларның да күңеле көр. Ә менә чит илдә җитештерелгән "Нью-Холланд" тракторлары белән азрак проблемалар бар икән. Кыр эшләренә чаклы барысы да тәртиптә булачак дип ышандырды баш инженер Миншакир Хәмитов.
"Хузангай"да күләмле эшләр башкарылуы сизелә. Аеруча бу техник базаны яңартуда чагыла. Өр-яңадан 10 берәмлек МТЗ-82, 14 берәмлек кукуруз һәм көнбагыш чәчкечләре сатып алганнар. 568 тонна аммиак селитрасы, 200 тонна катлаулы ашламалар да кайтарылган. Техник базаны яңартудан тыш, булганын да саклап калу өстендә ныклы эш алып барыла. Әйтик, К-701 тракторларының барысын да ремонтлаганнар.
-Егетләребез иң катлаулы агрегатларны да үзебездә төзекләндерергә өйрәнеп беттеләр. Үз кулың аша үткәне ышанычлырак та бит,-ди кооператив җитәкчесе Евгений Чугунов.
Язгы кыр эшләренең ике сменада башкарылачагын һәм кадрларга бер дә кытлык булмаячагын да җиткерде ул.
Хузангайлылар соңгы елларда үзара тикшерүләр вакытында беренчелекне бер дә үз кулларыннан ычкындырмыйлар. Быел да сынатмадылар. Мөмкин булган 40 баллның 39 ын җыеп, беренче урынга чыктылар. Алардан бер генә баллга калышып, "Карга" хуҗалыгы икенче урынны алды. Тулаем алганда районның кыр эшләренә әзерлеген 36 балл белән бәяләде комиссия.
-Сездә мин беренче генә булуым түгел. Үзгәрешләр нык сизелә. Эшләрнең торышын бик уңай бәялим. Районыгызда бер генә гектар җир дә эшкәртелми калмый. Билгеле, бусы инвесторларның зур тырышлыгы нәтиҗәсе дә. Күреп торабыз, Әлки басуга чыгарга әзер. Кыр эшләрен сыйфатлы итеп, бәла-казаларсыз башкарып чыгасыгызга ышанам, - диде Илдар Әфләтунов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев