Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәйрәм дип куркынычсызлык турында онытмыйк

Район башкарма комитетының чираттагы утырышында Яңа ел бәйрәмнәрен үткәргәндә куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлешенә зур игътибар бирелде. Мәктәп һәм мәдәният йортлары директорларына, авыл җирлекләре башлыкларына Чыршы бәйрәменә әзерләнгәндә нинди янгын куркынычсызлыгы таләпләрен истә тотарга кирәклеген кабат искәрттеләр. 105 нче янгын часте начальнигы Вячеслав Шалдымов әйтүенчә, бәйрәм кичәләре үткәреләчәк учреждениеләрдә кагыйдәләр басылган брошюралар...

Район башкарма комитетының чираттагы утырышында Яңа ел бәйрәмнәрен үткәргәндә куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлешенә зур игътибар бирелде.

Мәктәп һәм мәдәният йортлары директорларына, авыл җирлекләре башлыкларына Чыршы бәйрәменә әзерләнгәндә нинди янгын куркынычсызлыгы таләпләрен истә тотарга кирәклеген кабат искәрттеләр. 105 нче янгын часте начальнигы Вячеслав Шалдымов әйтүенчә, бәйрәм кичәләре үткәреләчәк учреждениеләрдә кагыйдәләр басылган брошюралар таратылган, җитәкчеләр белән инструктаж үткәрелгән, эшмәкәрләргә сертификаты булмаган пиротехник эшләнмәләрне сатарга ярамаганлыгын кабат кисәткәннәр.

Янгын частендә, авыллардагы деполарда кизү тору графиклары төзелгән. Әмма тиз арада хәл итәсе мәсьәләләр дә бар. Районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы урынбасары Радис Инсапов авыллардагы су башняларына ярымгайкаларның беркетелмәвен (янгын сүндерү машиналарына су тутыру өчен кирәк алар), машиналарның кайберләренең ягулык белән тәэмин ителмәве, хәтта кабынмавы турында әйтеп үтте.

Ә менә социаль-мәдәни учреждениеләр җитәкчеләре Яңа елны каршылауга барлык кагыйдәләрне исәпкә алып әзерләнәчәкләренә ышандырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев