Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Какие вопросы рассматривались на сходе граждан Юхмачинского сельского поселения Алькеевского района

Юхмачы авыл җирлеге советы утырышында шушы җирлеккә караган Югары һәм Түбән Әлморза авылында яшәүчеләр дә катнашты. Советның яртыеллык эшчәнлеге турында җирлек башлыгы Рәмис Сәлахов сөйләп үтте. Ә эшләнгәннәр аз түгел. Җирле салымнарны, үзара йөкләнгәннәрен барысын да җыйганнар. Соңгылары 233 мең сум тәшкил иткән, бу акчаның 100 мең сумга якынын урамнарны...

Юхмачы авыл җирлеге советы утырышында шушы җирлеккә караган Югары һәм Түбән Әлморза авылында яшәүчеләр дә катнашты. Советның яртыеллык эшчәнлеге турында җирлек башлыгы Рәмис Сәлахов сөйләп үтте.
Ә эшләнгәннәр аз түгел. Җирле салымнарны, үзара йөкләнгәннәрен барысын да җыйганнар. Соңгылары 233 мең сум тәшкил иткән, бу акчаның 100 мең сумга якынын урамнарны яктыртуга тотканнар, калганын су белән тәэмин итү һәм зиратларны карап тотуга тигезләп бүлгәннәр.
Биредә яшәүче эшкә сәләтле халыкның төп өлеше авыл хуҗалыгы формированиеләрендә хезмәт куя, үз йортында ит һәм сөт җитештерә. Җирлек башлыгы өч һәм аннан күбрәк сыер асрап, сөт тапшырып яшәүче Алмаз Нуруллин, Илдар Гатыйпов һәм Илдар Ганиуллинны мактап алды.
Моннан алда узган җыенда күтәрелгән мәсьәләләрнең хәл ителүе сөендерде. Мәсәлән, хәзер Түбән Әлморзада үз фельдшерлары бар (бу турыда зарланып безнең газетага да язган иделәр), Гөлүсә Галиуллина әлегә пациентларны авыл мәчетендә кабул итә. Юхмачыда аптека пункты яңадан ачылган. Юхмачы елгасы аша күперне дә ремонтлыйлар.
Югары Әлморзада су системасын реконструкцияләү һәм модульле ФАП төзү, Түбән Әлморзада урамнарны яктырту өчен өстәмә лампалар кую, Юхмачыда юлларны ремонтлау - көн кадагындагы мәсьәләләр.
"Көньяк Әлки" филиалының «Юхмачы» отряды җитәкчесе Илгиз Җәббаров үзләрендә Югары Әлморзадан 22, Юхмачыдан 6 кеше эшләвен әйтеп, механизаторлар Илнар Моратов белән Фәнис Сафиуллинны мактап үтте. Терлек асраучыларга азык хәзерләүдә булышканнар икән.
Җыенда район оешмалары вәкилләре дә бар иде. Үзәк хастаханә баш табибы урынбасары Эллада Плаксина социаль хезмәтләр җыемын сайларга киңәш итте, кыска гына фильм да күрсәтте. Полиция өлкән участок уполномоченные Владимир Севрикеев кырыкалдарлардан үзеңне ничек алдатмаска киңәш бирде.
Җыеннарның максаты - җирле проблемаларны халык катнашында күтәрү һәм хәл итү. Юхмачы җыенында пенсионер Екатерина Федянина авылда лаборант юклыгына, чүп-чарны түгүнең хәл ителмәвенә зарланды. Беренче сорауга җавап итеп Эллада Плаксина кадрлар җитешмәү, лаборантка түләнә торган хезмәт хакының түбән булуы, шуңа күрә бу урынга кеше таба алмаулары турында әйтте. Ә авыл җирлеге башлыгы чүп-чар түгүне җайга салырга вәгъдә бирде.
Җыенда катнашучылар сорауларына җавап итеп район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов болай диде:
-Районның ике авылына килә торган юллар әлегә начар. Аларны төзегәч, авыл эчендәге юлларга да чират җитәр. Иң мөһим объектларны төзеп бетерәсе бар әле. Аннары инде әһәмияте азрак булганнарына керешербез.
Ул шулай ук алда торган сайлаулар хакында да сөйләде.
Авыл халкы мәнфәгатьләрен якларлык депутатлар сайлап куйсак, тормышыбыз тагын да яхшырыр. Иң мөһиме - ирешелгәннәрдә тукталмаска кирәк. Чөнки алга атлаганда гына максатка барып җитеп була бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев