Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чыгарылыш сыйныф укучылары мөһим мәсьәләне хәл итә: киләчәкне нинди һөнәр белән бәйләргә

Быел мәктәпнең тугызынчы һәм унберенче сыйныфларын тәмамлаучылар 1 мартка чаклы кайсы фәннәрдән дәүләт имтиханнары тапшырачакларын хәл итәргә тиеш. Вакыт күп калмады, ә үсмерләр үзләре өчен бик мөһим мәсьәләне хәл итә: киләчәген нинди һөнәр белән бәйләргә. Үткән атнада мәктәпләрдә оештырылган республиканың берничә уку йортлары вәкилләре белән очрашулар егет-кызларга шушы сорауга җавап...

Быел мәктәпнең тугызынчы һәм унберенче сыйныфларын тәмамлаучылар 1 мартка чаклы кайсы фәннәрдән дәүләт имтиханнары тапшырачакларын хәл итәргә тиеш. Вакыт күп калмады, ә үсмерләр үзләре өчен бик мөһим мәсьәләне хәл итә: киләчәген нинди һөнәр белән бәйләргә. Үткән атнада мәктәпләрдә оештырылган республиканың берничә уку йортлары вәкилләре белән очрашулар егет-кызларга шушы сорауга җавап табуда ярдәм иткәндер, мөгаен.

Безнең як тормышы авыл хуҗалыгы белән бәйле. Аның тармаклары район икътисадының нигезен тәшкил итә. Ит-сөт җитештерү дәрәҗәсе, үсемлекчелектәге уңышлар халкыбызның тормыш дәрәҗәсен билгели. Аларны үстерүнең нык белемле, алдангы технологияләр кулланып эшләргә сәләтле кадрларсыз мөмкин түгел икәнлеген кабатлап торасы да түгел. Безгә яшь, амбицияле агрономнар, механиклар, ветеринария белгечләре бик тә кирәк. Менә шушы белгечлекләргә укырга чакырып чыгыш ясадылар да инде кунаклар.

2014 елда авыл хуҗалыгы предприятиеләренә югары һәм махсус урта белемле 3 белгеч кайткан. Ветеринария табиблары Борһанова Гөлчәчәк һәм Вәлиев Марат Чуаш Кичүе, Юхмачы терлекчелек комплексларында эшлиләр. Җомагулов Ринас - Көнчыгыш Әлки идарәсендә бухгалтер.

"Татмелиорация" траст компаниясе генераль директоры урынбасары Альберт Зарипов башта укучыларга республика агросәнәгать комплексы эшчәнлегенә багышланган видеоролик күрсәтте. Үсемлекчелектә, терлекчелек тармагында, хуҗалык итүнең кече формалары булган крестьян-фермер хуҗалыкларында, гаилә фермаларында заманча технологияләрнең, көчле һәм акыллы техниканың фән казанышларының ничек кулланылуын күрү үсмерләргә нык тәэсир иткәндер.

Аннары Альберт Шәүкәт улы авыл җирендә эшләргә теләк белдергән яшь белгечләргә дәүләт тарафыннан нинди ярдәм күрсәтелүе турында сөйләде:

-Бүген республика агросәнәгать комплексы агрономнар белән 80 процентка, зоотехниклар белән 82 процентка тәэмин ителгән, ветеринар-табибларга 30 процент кытлык бар.

Хәзерге вакытта республикага 500 ләп белгеч кирәк. Димәк, авыл хуҗалыгында эш урыны табу проблема түгел, диде ул һәм булачак белгечләрне "Татмелиорация" җәмгыятендә дә колач җәеп каршы алачакларына ышандырды.

Казан Дәүләт ветеринария медицинасы академиясе профессоры, доцент Альберт Галиуллин - үз кешебез чөнки ул 1971 елда Чуаш Кичүе мәктәбен тәмамлаган булган. Ул да егет-кызларга башта академия хакында "кино" күрсәтте. Аннары хайваннарны яратучы яшьләрне үзләренә укырга керергә чакырды.

-Бездә хәзер Әлки районыннан 30 лап студент белем ала. Булачак һөнәрне үзләштерү өчен бөтен мөмкинлекләр бар бездә: 160 тан артык укытучының 50 се фән докторы, калганнары кандидатлар. Бик әйбәт китапханә, лабораторияләр, дәресләр алып бару өчен әйбәт укыту базасы. Һәр студент тулай торак белән тәэмин ителә, стипендия түләнә. Спорт, үзешчән сәнгать белән шөгыльләнергә була,- дип кызыктырды Альберт Камил улы егет-кызларны.

Республикага ике президент үстереп биргән Казан дәүләт аграр университетының да кафедра җитәкчесе, техник фәннәр кандидаты Илнар Гаязиев, билгеле, укырга үзләренә чакырды. Билгеле, аның университет турында сөйләгәннәрен тулы бер гәзиткә дә сыйдырып булмас иде.

-Бездә агрономия, урман хуҗалыгы факультетлары, механизация һәм техник сервис институты бар, икътисад белгечлекләре алырга, ландшафт дизайнына өйрәнергә мөмкин. Кирәксенгән кеше тулай торак белән тәэмин ителә. Укыту-өйрәтү базабыз өр-яңа техника, җиһазларга ия. Спорт белән шөгыльләнүчеләргә мөмкинлекләр бар. Студентлар театры эшли,- дип алдан күрсәтелгән видеороликка өстәмәләр кертте ул.

Кыскасы, укучыларны кызыксындырырдай мәгълүмат җитәрлек булды бу очрашуда. Әле бит аларга хәрби хезмәт белән бәйле һөнәр алу мөмкинлекләре турында район хәрби комиссары Виктор Лаврентьев та мавыктыргыч итеп сөйләде. Яшьләргә дөрес юл гына сайлыйсы кала. Билгеле инде, ул юл вузларда белем алган яшьләрне туган якка алып кайтсын иде. Әлки җирен алга таба үстерәсе бар бит. Ә моны бүгенге яшьләргә эшләргә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев