Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районының Түбән Биктимер авылында якташлар очрашты

Түбән Биктимердә шимбә, 6 августта, авыл көне үткәрелде. Туган якларын сагынып кайтучылар, шул авылда яшәүчеләр көн кызуы бераз сүрелгәч, клублары каршына җыелдылар. Биредә инде чәй өстәлләре куелган иде. Килүчеләрнең һәркайсы уртак табынга үз күчтәнәчләрен куйды. Олырак әбиләрне, басып торып арымасыннар диптер, табын янына чакырдылар. Ә яшь як авыл клубы җитәкчесе...

Түбән Биктимердә шимбә, 6 августта, авыл көне үткәрелде. Туган якларын сагынып кайтучылар, шул авылда яшәүчеләр көн кызуы бераз сүрелгәч, клублары каршына җыелдылар.

Биредә инде чәй өстәлләре куелган иде. Килүчеләрнең һәркайсы уртак табынга үз күчтәнәчләрен куйды. Олырак әбиләрне, басып торып арымасыннар диптер, табын янына чакырдылар. Ә яшь як авыл клубы җитәкчесе Руфия Мифтахованы һәм аның ярдәмчесе Ләйсән Фәтхетдинованы аякүрә тыңладылар. Алып баручылар бәйрәм программасын кызыклы итәргә тырышканнар. Алар башта сүзне авыл мәчете мулласы Ришат ага Шәяхмәтовка бирделәр. Ул матур итеп вәгазь сөйләде, дога кылды, мәчетне ремонтлауда ярдәм итүчеләргә рәхмәт әйтте. Аның, мәчет тарихын искә төшереп, дингә каршы чыккан, манара кискән заманнар турында сөйләгәне бик кызыклы булды.

-Менә, авылдашлар, хәзер инде күмәкләшеп, уртак көч белән мәчетебезгә манара бастырырга кирәк безгә. Район җитәкчеләре янында булып чыктык, булышырбыз диделәр, бәлки, сез дә янда калмасыз. Үз авылыбызны карап тору, төзекләндерү безнең бурыч бит инде ул. Зират тирәсен тотуга да акча җыясы иде,-дигән гозерен дә җиткерде Ришат ага.

Аның сүзләрен Базарлы Матак җирлеге башлыгы Рәшит Мусин да хуплады. Ул җыелган халыкны бәйрәм белән котлап болай диде:

-Без районда беренчеләрдән булып авылыбызның көнен билгеләп үттек. Үзебез күп булмасак та, бәйрәмебез күңелле үтсен, очрашу һәркайсыгызга шатлык китерсен,-диде ул. Һәм мәчет манарасын Корбан гаетенә кадәр ничек тә бастырасы иде, дип теләде.

Түбән Биктимер - кечкенә авыл. Ләкин ул биредә туып-үскәннәр өчен бик тә газиз, кадерле. Соң, шундый матур урында урнашкан бу авыл, район үзәгенә дә якын, авылның бер очыннан икенчесенә кадәр асфальт юл да салынган. Биредә кибет, фельдшер-акушерлык пункты, клуб эшләп тора. Шуңа да авылның киләчәге өметле. Дөрес, балалар бик аз биредә. Әнә, бәйрәмгә килүчеләр искә төшереп тордылар: кайсы әти-әнисенең алты баласы арасында дүртенче булган, кайсы төпчек, бишенче бала, җиденче…Кызганыч, хәзер гаиләләрдә икедән-өчтән артмый балалар, диештеләр бәйрәмгә килүчеләр.

Кечкенә авылның бәйрәме тыйнак, әмма күңелгә җылы рухлы булды. Аны район мәдәният йорты үзешчәннәре, кунаклар, балалар чыгышлары бизәде. Ахырдан бәйрәмгә җыелучылар төрле бәйгеләрдә көч сынаштылар, уеннарда катнаштылар. Иң мөһиме - авыл көненә кайтучылар күңелләрендәге сагыну хисен, җирсү хисен баса алдылар бугай…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев