Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген – Бөтендөнья автомобильсез көн

22 сентябрь бөтен дөньяда Автомобильсез көн буларак билгеләп үтелә. Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы бүген һәркемне шәхси транспорт чараларыннан баш тартырга чакыра. Акция автомобильләрнең әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынтысы турында кешеләрнең исенә төшерүгә һәм хәрәкәт итүнең альтернатив чаралары - җәмәгать транспорты, велосипед һәм башка транспорт чараларыннан файдалануга өндәүгә юнәлтелгән. Татарстанда 2009...

22 сентябрь бөтен дөньяда Автомобильсез көн буларак билгеләп үтелә. Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы бүген һәркемне шәхси транспорт чараларыннан баш тартырга чакыра. Акция автомобильләрнең әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынтысы турында кешеләрнең исенә төшерүгә һәм хәрәкәт итүнең альтернатив чаралары - җәмәгать транспорты, велосипед һәм башка транспорт чараларыннан файдалануга өндәүгә юнәлтелгән.

Татарстанда 2009 елдан бирле әлеге акциядә ел саен 60 меңнән артык автомобильче катнаша. Бер автомобильнең тәүлек саен атмосферага 5-6 килограмм пычрак матдәләр чыгаруын исәпкә алсак, автомобильсез бер көн дәвамында һавага зарарлы матдәләр 300 тоннага кадәр кимрәк чыгачак дигән сүз.

Республикада автотранспортның атмосфера һавасына зарарлы йогынтысын киметү максатында төрле чаралар күрелә. Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы ЮХИДИ идарәсе белән берлектә ел саен майдан сентябрьгә кадәр "Чиста һава" операциясе үткәрә. Әлеге профилактика чарасы автотранспорт чараларының эшкәртелгән газларны һавага чыгару нормативларын үтәвенә күзәтчелек итүгә юнәлтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев