Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Син хезмәткә һәм саклануга әзерме?

Һәр яңалык - күптән онытылган иске нәрсә ул, дигәннең дөреслеген тормыш гел раслап тора. Шундый "иске" яңалыкларның берсе - россиялеләрне физкультура белән күбрәк шөгыльләндереп, ГТО нормативларын тапшырта башлау. Мондый тәкъдим иң өстәге хакимияттән ишетелде: быелның март аенда ил Президентының " Бөтенроссия "Хезмәткә һәм саклануга әзер" (ГТО) физкультура-спорт комплексы турында" указы...

Һәр яңалык - күптән онытылган иске нәрсә ул, дигәннең дөреслеген тормыш гел раслап тора. Шундый "иске" яңалыкларның берсе - россиялеләрне физкультура белән күбрәк шөгыльләндереп, ГТО нормативларын тапшырта башлау.

Мондый тәкъдим иң өстәге хакимияттән ишетелде: быелның март аенда ил Президентының " Бөтенроссия "Хезмәткә һәм саклануга әзер" (ГТО) физкультура-спорт комплексы турында" указы басылды. Аны хөкүмәт үз карары белән күтәреп алды. Эш кәгазьдән гамәлгә күчеп, ил җитәкчеләре, популяр шәхесләр инде үзләренең әйбәт физик формада булуларын күрсәтә дә башладылар: җирдән этелеп, бер-берсенә чакыру ташлыйлар. Янәсе, мин 20 тапкыр этелдем, ә син булдырасыңмы?

Сәламәтлегеңне яшьтән ныгыт, дигән бабайлар. Шуңа күрә физик әзерлекнең башлыча мәктәптә формалашуы табигый. ГТО комплексы да бу уку елында ук инде мәктәпләрдә тәҗрибә рәвешендә кертелә. Ә 27 сентябрьдә, укучылар йөгерү буенча беренче нормативларны тапшырачак.

-Россиянең берничә төбәге, шул исәптән безнең Татарстан да физкультура-спорт комплексларын беренчеләрдән булып сынап караячак. Без инде август башында ук район мәктәпләренә тиешле документларны җиткердек, мәгариф идарәсендә эшче төркем булдырдык. Әлеге төркемгә иң тәҗрибәле, үз эшләрен яхшы башкаручы укытучылар да керде. Физкультура-спорт комплексын этаплап тормышка ашыру планын да төзеп куйдык. Уку елы башлану белән эшкә дә керештек,-ди район мәгариф идарәсе методисты Гөлминкә Мәрдиева.

Физкультура укытучылары өчен яңалык күктән төшкән нәрсә түгел, алар болай да уку елы башында һәм ахырында укучыларның физик әзерлеген тикшереп, спортның берничә төре буенча нормативлар үтәтәләр икән. Шуңа күрә "Хезмәткә һәм саклануга әзер" комплексы буенча эшли башлау алар өчен авыр булмас, мөгаен.

-Ә укучылар ничек? Без бит балалар элеккечә нык түгел, күбесе авыру дигән фикергә ияләшеп беттек.

Мәктәп укучылары галимнәр, методистлар куйган нормативларны үти алырлыкмы?-дигән сорауга Гөлминкә Якуп кызы болай дип җавап бирде:

-Баштан ук шуны әйтим: ГТО нормаларын төп төркемгә кергән, ягъни сәламәтлекләре әйбәт булган укучылар гына тапшырачак.. Ә андыйлар бездә күпчелекне тәшкил итә. Укучыларның сәламәтлеген табиблар тикшерәчәк. Авырып торган, операция кичергән балалардан норматив үтәү соралмаячак та.

Физкультура-спорт нормативларын укучылар ел дәвамында өч тапкыр - көзге, кышкы һәм язгы сессияләрдә тапшырачак. Әйткәнемчә, 27 сентябрьдә малайлар һәм кызлар йөгерү буенча ГТО нормативларын үтәп карыйлар, ә 4 октябрьдә урыннан сикерү, йөгереп килеп сикерүдә көчләрен сынаячак. Районда моның өчен 9 мәйданчык билгеләнгән. Ягъни төрле мәктәпләрдән укучыларны Базарлы Матак, Түбән Әлки, Юхмачы, Борискино, Иске Матак, Иске Чаллы, Яңа Салман, Чуаш Борнае мәктәпләренә, Н.Дәүли исемендәге нимназиягә алып киләчәкләр. Билгеле, бусы нормативлар тапшыруны спорт бәйрәменә әйләндерү мөмкинлеге бирәчәк. Укучыларда ярышу теләге дә кабынмый калмас.

-Әгәр инде көн торышы бозылып китсә, нормативларны үз мәктәпләрендә тапшырачаклар, чөнки бит һава температурасына, дымлылыкка кагылышлы таләпләрне дә үтәргә тиешбез,-ди Гөлминкә Мәрдиева.

Гадәттә ил масштабында башкарыласы эшләргә акча средстволары да бүлеп бирелә. Мөгаен, "Хезмәткә һәм саклануга әзер!" комплексын россиялеләр тормышның аерылгысыз өлеше итү өчен (нормативларны бит мәктәп укучылары гына түгел, алга таба барыбыз да тапшырачакбыз) финанс средстволары шулай ук табылыр. Димәк, яңа спорт мәйданчыклары да төзелер. Ә бәлки әле безнең районда бассейн да барлыкка килер. Чөнки ГТО нормалары арасында йөзү дә каралган бит…

Ә сез ничек уйлыйсыз?

Гөлчәчәк Камалова, Базарлы Матак мәктәбенең физкультура укытучысы:

-Әлеге комплекс сынала гына башлады, шуңа күрә җавапка караганда сорауларым күбрәк. Чөнки хәзерге балаларның тормыш рәвеше бүтән, алар әти-әниләре кебек урамда хәрәкәтчән уеннар белән мәшгуль түгел. Күп гаиләләрдә балаларны бакчага, мәктәпкә машинага утыртып илтәләр. Шуңа күрә ул-кызларыбызның физик әзерлеге шактый түбән. Араларында авырулары да бар. Беренче сыйныфтан ук физкультура дәресләреннән азат ителә кайберләре. Шул ук вакытта әгәр бу нормативларны үтәү катгый куелса, аларга әзерлек җитди булса, балалар һәм ата-аналар кирәклеген аңласа, укучылар өчен бик файдалы булачак. Чөнки физкультура сәламәтлекне ныгытуның төп ысулы бит.

Виктор Лаврентәев, район хәрби комиссары:

-Бик тә, бик тә хуплыйм! Һәр яшь кеше физик яктан нык булсын иде. ГТО нормалары исә кешегә тән сәламәтлеге генә биреп калмый, аның рухын ныгыта, чыдам, түземле булырга өйрәтә, җиңүгә омтылыш тәрбияли. Мондый комплекс бигрәк тә булачак солдатлар - малайлар өчен мөһим. Нормативларны тапшыру өчен спорт белән даими шөгыльләнсәләр, көчлерәк, ныграк, җитезрәк булыр иделәр.

Айгөл Билданова, район үзәк хастаханәсенең балалар табибы:

-Яңалык бит, шуңа да шикләрем бар: нормативлар балалар өчен авыр түгелме, аларның физиологик һәм яшь үзенчәлекләренә туры киләме? Без табиблар өчен баланың сәламәтлеге беренче урында, шуңа күрә физкультура нормативларын тапшырырга рөхсәтне бары сау-сәламәт балаларга гына бирәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев