Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Игътибарыбызны, җылы сүзебезне кызганмыйк

Октябрьнең беренче көнендә Өлкәннәр көнен билгеләп үтү матур традициягә әйләнде. Бу кешеләрнең зирәклеге, гражданлык өлгергәнлеге, рухи юмартлыгы бәйрәме. Өлкән буын - нык гаиләнең генә түгел, җәмгыятебезнең дә таянычы ул. Өлкәннәр көнен билгеләп үтеп, без сөенечләр һәм авырлыклар, уңышлар һәм югалтулар тулы зур тормыш юлы үткән кешеләргә олы хөрмәтебезне, ихтирамыбызны белдерәбез....

Октябрьнең беренче көнендә Өлкәннәр көнен билгеләп үтү матур традициягә әйләнде. Бу кешеләрнең зирәклеге, гражданлык өлгергәнлеге, рухи юмартлыгы бәйрәме.
Өлкән буын - нык гаиләнең генә түгел, җәмгыятебезнең дә таянычы ул. Өлкәннәр көнен билгеләп үтеп, без сөенечләр һәм авырлыклар, уңышлар һәм югалтулар тулы зур тормыш юлы үткән кешеләргә олы хөрмәтебезне, ихтирамыбызны белдерәбез. Өлкәннәребез - безгә гомер буе тупланган акыл-зирәклекләрен һәм традицияләрен тапшыручылар да. Нәкъ менә алардан без үз көчебезгә ышанырга, намуслылыкны, гаделлекне бәяли белергә, киләчәккә өмет белән карарга өйрәнәбез.
Районыбызда бүген пенсия яшендәге 4824 өлкән кеше исәпләнә. Аларның 141 е - балалары булмаган ялгыз өлкәннәр. Хәер, балалар да бит гел әти-әни янәшәсендә яшәп бетә алмый. Ул-кызлары аерым я читтә торучы 671 өлкән кеше бүген ялгыз гомер кичерәләр. Алар арасыннан 208 әби һәм бабайларга безнең социаль хезмәткәрләр ярдәм итеп тора.
Өлкәннәребезнең күпчелеге бик тә тыйнак, карусыз, дәгъвасыз кешеләр. Алар булганына шөкер итеп, канәгать булып яши беләләр. Гомерләре буе иң авыр хезмәтләрдә эшләсәләр дә, зарланырга яратмыйлар. Үзләренә өстенлекләр таләп итеп, ярдәм сорап йөри белмиләр. Билгеле, без ялгыз калган, ярдәмгә мохтаҗ булган өлкәннәрне ачыклыйбыз, аларга көнкүрештә булышуны, медицина ярдәме күрсәтүне оештырабыз.
Бүген райондашларыбызга мөрәҗәгать итеп әйтәсе килә: әйләнә-тирәгезгә карагыз әле, безнең игътибарга, ярдәмгә мохтаҗлар аз түгел бит. Аларга булдыра алганча булышыйк. Әти-әниләребезне саклыйк, хөрмәтлик. Көндәлек мәшәкатьләр ыгы-зыгысында газиз әти-әниләребезгә игътибар күрсәтергә, рәхмәт хисләребезне белдереп торырга онытмыйк, җылы, назлы сүзләребезне кызганмыйк. Өлкәннәр ягымлы мөнәсәбәткә, җылы сүзләргә гел мохтаҗ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев