Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында 15 декабрьдән янгынга каршы махсус режим урнаштырыла

Бөтен республикадагы кебек үк, 15 декабрьдән районда янгынга каршы махсус режим игълан ителә. Әлеге акция Яңа ел бәйрәмнәрендә янгын хәвефсезлеген, кешеләрнең иминлеген, дәүләт һәм муниципаль милекнең сакланышын тәэмин итү максатында оештырыла. Янгынга каршы махсус режим 2017 елның 10 гыйнварына кадәр гамәлдә булачак. Бу чорда сәнәгать-энергетика объектлары (әйтик, район электр челтәрләре)...

Бөтен республикадагы кебек үк, 15 декабрьдән районда янгынга каршы махсус режим игълан ителә.

Әлеге акция Яңа ел бәйрәмнәрендә янгын хәвефсезлеген, кешеләрнең иминлеген, дәүләт һәм муниципаль милекнең сакланышын тәэмин итү максатында оештырыла. Янгынга каршы махсус режим 2017 елның 10 гыйнварына кадәр гамәлдә булачак. Бу чорда сәнәгать-энергетика объектлары (әйтик, район электр челтәрләре) чикләреннән 500 метрдан кимрәк ераклыкта пиротехника эшләнмәләре файдалану тыела. Шулай ук торак-коммуналь хуҗалыгы, авыл хуҗалыгы объектларына, автомобиль юлларына, кешеләр күп җыела торган урыннарга 50 метрдан якынрак әлеге "утлы бизәкләрне" кулланырга ярамый. Махсус режим гамәлгә кергәнче үк Яңа ел бәйрәмнәре үткәрү урыннары билгеле булырга, анда янгын хәвефсезлеге чаралары күрелергә тиеш.

Шулай ук һәр торак пунктта пиротехника эшләнмәләрен куллану урыннары билгеләнеп, алар беренчел янгын сүндерү чаралары белән җиһазланачак.

Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда янгын күзәтчелеге инспекторлары һәм полиция хезмәткәрләре пиротехника эшләнмәләрен моның өчен билгеләнмәгән сәүдә урыннарында сату, шулай ук РФ закончалыгы белән билгеләнгән сертификатлары булмаган продукцияне реализацияләү очракларын ачыклау һәм булдырмау максатында рейдлар үткәрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев