Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Дуңгызларның Африка чумасы Әлки районы чикләренә якынлашты

Нурлат районының урман эчендә урнашкан кечкенә генә Сосновка авылындагы бер шәхси хуҗалыкта үлгән дуңгызда африка чумасы табылган. Ягъни, терлек шушы куркыныч авырудан үлгән. Шулай итеп, Кама аръягындагы 7 район, шул исәптән без дә куркыныч янаучы зонага кергәнбез. Мондый катлаулы хәлдә базарда дуңгыз ите һәм аннан әзерләнгән ашамлыкларны сату, дуңгызларны хуҗалыкларга,...

Нурлат районының урман эчендә урнашкан кечкенә генә Сосновка авылындагы бер шәхси хуҗалыкта үлгән дуңгызда африка чумасы табылган. Ягъни, терлек шушы куркыныч авырудан үлгән. Шулай итеп, Кама аръягындагы 7 район, шул исәптән без дә куркыныч янаучы зонага кергәнбез.

Мондый катлаулы хәлдә базарда дуңгыз ите һәм аннан әзерләнгән ашамлыкларны сату, дуңгызларны хуҗалыкларга, авылларга, шәхси йортларга алып кайту, алардан алып китү, дуңгызларны көтү катгый тыела. Әгәр дуңгыз терлеге үлә икән, хуҗасы бу турыда ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә тиеш. Терлек үләксәсен чыгарып ташлау җинаять санала.

Чирдән саклану өчен Нурлат районы чигендә пост куелган, районга кергән, чыккан машиналар дезинфекцияләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев