Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ярминкәгә Яңа Салман мәктәбе йомырка, ә Югары Колчурино мәктәбе бер автомобиль багажнигы бал төяп килгән

Бүген район укытучылары август киңәшмәләренең пленар утырышы булды. Соңгы еллардагы күркәм традиция буенча, район үзәгендә мәктәп яны участокларында үстерелгән һәм җитештерелгән көзге нигъмәтләрдән ярминкә оештырылды. Быелгы мәктәп ярминкәсе товарларның төрлелеге, муллыгы һәм сатып алучылар өчен кулай бәядән булуы белән халыкны аеруча сөендерде. Хәзер инде күпләр мәктәпләрнең район үзәгенә килеп сәүдә...

Бүген район укытучылары август киңәшмәләренең пленар утырышы булды. Соңгы еллардагы күркәм традиция буенча, район үзәгендә мәктәп яны участокларында үстерелгән һәм җитештерелгән көзге нигъмәтләрдән ярминкә оештырылды.

Быелгы мәктәп ярминкәсе товарларның төрлелеге, муллыгы һәм сатып алучылар өчен кулай бәядән булуы белән халыкны аеруча сөендерде. Хәзер инде күпләр мәктәпләрнең район үзәгенә килеп сәүдә итүен көтеп алалар. Ай-һай яшелчә һәм җиләк-җимеш уңган икән быел мәктәп бакчаларында. Помидор, кыяр, суган, кишер, кәбестә, ташкабак, бәрәңге, татлы борыч…санап бетергесез. Аларның түтәлдән яңа өзелгәннәрен генә түгел, тозлаган-маринадланганын да, төрледән-төрле салатларын да алып килгәннәр.

Ә Югары Колчурино мәктәбе әнә, яшелчәләрдән тыш, бер автомобиль багажнигы бал төяп килгән. Өч литрлы банкасы 1 мең сум. Кечерәк банкалар белән дә, кәрәзлесен дә алырга мөмкин. Мәктәп директоры Николай Хвостов:

-Товарны тагын да күбрәк алып килергә була иде, машинабызга сыймады,-ди.

Иске Салман мәктәбенең тавык түшкәләрен бик тиз алып бетергәннәр. Чиябаш мәктәбе исә сап-сары эре суганнар сатып ята. Бер апа:

-Үзебез дә үстерәбез дә, бигрәк матур суганнары, кызыгып алдым әле,-дип бер зур пакет тутырып алып китте.

Әхмәт мәктәбе капчык-капчык сарымсак алып килгән. Ике төрлесе бар - ваграгының килосы 70 сум, эресе 100 сум. Бер дә кыйммәт түгел инде, диешеп, чират торып алалар. Әле бит ул сарымсак һәр бакчада уңмый да.

Яңа Салман мәктәбе кап-кап йомырка сата.

-Әллә тавык та асрыйсызмы?- дип соравыма мәктәп директоры Альберт Мәхмүтов:

-Тавык та, каз-үрдәк тә, сарык та асрыйбыз, умарталарыбыз да бар,-дип җавап бирде. Хәер, киштәләрдәге товарның төрлелегеннән дә күренә бу.

Татар Борнае мәктәбе гомер-гомергә бакча җиләген оста үстерүләре белән дан тота. Менә алар шул нигъмәттән әзерләнгән тәмле кайнатмалар алып килгәннәр. Быел җиләк мәйданнарын киңәйтеп, яңа сортлар утыртканнар икән. Ә зур бер тармадагы бәйләм-бәйләм мәтрүшкәләр тирә-юньгә хуш ис бөркеп тора.

-Бигрәк күп җыйгансыз!-дим.

-Без өч ел инде мул итеп мәтрүшкә әзерлибез, мунча себеркесе бәйлибез. Сатылып бетеп бара,-ди мәктәп хезмәткәре Илгиз Минсәгыйров. - Былтыр берәүләр берьюлы илле төргәк алдылар мәтрүшкәне.

Безнең якларда урман нигъмәтләре мулдан шул. Җаен, вакытын белеп хәзерләсәң, алучысы табыла икән. Өстәмә кереме исә озын-озак уку елында хәйран гына ярап куяр.

Зур гына тавык түшкәсе сатып алган Мөнҗия апа Хәбирова:

-Тавыгы бигрәк матур, кыйммәт тә түгел,-дип сөенеп тора. -Рәхмәт безне шундый мул ризыклар белән кинәндергән мәктәпләргә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев