Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Газны законсыз өзгәннәр

"Чистайгаз" ЭПУ ның район газ эксплуатацияләү хезмәте халыкның коммуналь-көнкүреш ихтыяҗларын тәэмин итү өчен газ җибәргәндә закон бозу очракларына юл куелган. Район прокуратурасы үткәргән тикшерү вакытында әнә шул ачыкланды. Вадим Серобаба, район прокуроры ярдәмчесе. Тикшерү нәтиҗәсендә менә нәрсә мәгълүм булды. Газ эксплуатацияләү хезмәте (РЭГС) вәкилләре Базарлы Матакта газ җиһазларын тикшерү һәм...

"Чистайгаз" ЭПУ ның район газ эксплуатацияләү хезмәте халыкның коммуналь-көнкүреш ихтыяҗларын тәэмин итү өчен газ җибәргәндә закон бозу очракларына юл куелган. Район прокуратурасы үткәргән тикшерү вакытында әнә шул ачыкланды.

Вадим Серобаба,

район прокуроры ярдәмчесе.

Тикшерү нәтиҗәсендә менә нәрсә мәгълүм булды. Газ эксплуатацияләү хезмәте (РЭГС) вәкилләре Базарлы Матакта газ җиһазларын тикшерү һәм техник хезмәт күрсәтү үткәргәндә абонентның аларны өенә, газ җиһазларын карарга кертүдән баш тартуын сәбәп итеп, аңа газ бирүне туктатканнар.

Ә бит кагыйдәләр нигезендә газ хезмәте абонентларга газ приборларын тикшерү һәм техник хезмәт күрсәтү датасы һәм вакыты турында алдан ук хәбәр итәргә тиеш иде. Әмма бу эшләнмәгән. Шулай ук абонентның газ приборларын тикшертү һәм хезмәт күрсәтүдән баш тарту фактын раслаучы мәгълүматлар да юк.

Шулай итеп, абонентка газ бирүне туктатуның Гражданнарның коммуналь-көнкүреш ихтыяҗларын тәэмин итү өчен газ җибәрү кагыйдәләрен бозып башкарылуы расланды.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча "Чистайгаз" ЭПУ начальнигына әлеге бозуларны бетерү һәм гаеплеләрне дисциплинар җаваплылыкка тарту турында күрсәтнамә юлланды. Абонентка газ җибәрү җайга салынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев