Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында бүген 2572 кеше I-III төркем инвалид

Дус-туганга теләк теләгәндә беренче урынга сәламәтлекне куябыз. Бала көткән хатын-кызга сабыеңның дүрт саны сәламәт булсын, дибез. Чөнки һәркем аңлый: исәнлек-саулыктан да кыйммәтлерәк, сәламәтлектән дә кадерлерәк берни юк. Әмма дөнья без теләгәнчә генә түгел шул. Әнкәсеннән туганда ук дәвалап булмаслык авырулар белән "бүләкләнгән" сабыйлар да, төрле бәхетсезлек очраклары, аварияләр нәтиҗәсендә гарипләнүчеләр...

Дус-туганга теләк теләгәндә беренче урынга сәламәтлекне куябыз. Бала көткән хатын-кызга сабыеңның дүрт саны сәламәт булсын, дибез. Чөнки һәркем аңлый: исәнлек-саулыктан да кыйммәтлерәк, сәламәтлектән дә кадерлерәк берни юк.
Әмма дөнья без теләгәнчә генә түгел шул. Әнкәсеннән туганда ук дәвалап булмаслык авырулар белән "бүләкләнгән" сабыйлар да, төрле бәхетсезлек очраклары, аварияләр нәтиҗәсендә гарипләнүчеләр дә, яши-яши җыйган чирләре физик мөмкинлекләрен чикләгән кешеләр дә янәшәбездә аз түгел. Инвалидлыкка китергән сәбәпләр төрле, ә асыл бер: кешенең гомере авыру белән көрәшеп үтә, көн дә әрнү-сызланулар, җан газаплары үзәген өзә.
Билгеле, якын кешең өлешенә тигән бу әрнүләр-сызлануларның аз гына өлешен дә үз өстеңә алып булмый. Әмма аңа эчкерсез ярдәм итү, тормыш-көнкүрешендә булышу исәннәрнең генә түгел, җәмгыятьнең, дәүләтнең дә бурычы.
Безнең районда бүгенге көндә 2572 кеше I-III төркем инвалид. Бәхеткә, аларның күпчелеге үз аягында, кемдер эшләп йөри, үзен җәмгыятькә кирәк дип тоя, алай гына да түгел якыннары өчен рухи терәк була белә.
Әмма урын-җирдә ятучылар, якты көн күрергә тилмерүчеләр, сикереп торып урамга йөгереп чыгу, күкрәк тутырып сулыш алу, үз күзләре белән дөньяның мең төсмерле матурлыгын күрү турында хыялланучылар да аз түгел.
3 декабрь - Халыкара инвалидлар көне. Аны үткәрүнең максаты - физик мөмкинлекләре чикле кешеләр проблемаларын калкытып, аларны хәл итү юлларын эзләү. Бәйрәм түгел, әмма бик кирәкле көн, мөһим дата.
Соңгы берничә елда республикада инвалидлар мәнфәгатьләрен күздә тоткан "Уңайлы тирәлек" программасы эшли башлады. Аның асылы - хәрәкәт итү мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне кайгырту. Әлеге программа безнең районда да эшләп килә. Район үзәгендә яшәүчеләр күрми калмагандыр: социаль учреждениеләр - район үзәк хастаханәсе, социаль яклау бүлеге, даруханәләр, гимназия биналары коляскалы кешеләр иркен кереп йөрерлек пандуслар белән тәэмин ителә.
Андый биналарның ишекләрендә начар күрүчеләр өчен махсус билгеләр пәйда булды. Күпчелек учреждениеләр дә үз аяклары белән йөри алмаучылар турында кайгыртучанлык күрсәтеп, текә баскычлар янында коляска белән менәрлек сөзәкләр ясап куйдылар. Димәк, җәмгыятьтә инвалидлар ихтыяҗларын аңлау бар. Программа алга таба дәвам иттерелеп, инвалидлар өчен тагын да күбрәк уңайлыклар тудырылсын, моның өчен кирәкле акча средстволары да табылсын иде.
Бу урында бер фикерне әйтми калып булмый. Дөресрәге, көнкүрештәге күзәтү. Редакция каршысындагы даруханә шулай ук бик уңайлы пандус белән тәэмин ителгән. Әмма еш кына шундый күренешкә тап буласың. Пандус каршына - юл кырыена хуҗалары дистәләгән машиналарын тезеп куялар. Шуның белән инвалид коляскасындагы кеше өчен юл ябыла. Бу, мөгаен, кайсыдыр кодекска язылган законны да бозудыр. Әмма шунысы ачык: кешелеклелек, мәрхәмәтлелек, башкаларның хәлен аңлау законы тупас бозыла бу очракта. Күңел сукырлыгы…
Инвалидлар хакында дәүләт кайгыртуын халыкны социаль яклау бүлеге гамәлгә ашыра, аларга тиешле ташлама - льготаларны иясенә җиткерә. Өч йөзләп кешене берләштергән район инвалидлар җәмгыяте үз әгъзаларын спорт, үзешчән сәнгать белән шөгыльләнүгә тарта, җәмгыять составында начар күрүчеләр төркеме дә эшли башлады. Җәмгыятьнең Инвалидлар көне уңаеннан оештырган чаралар турында алдагы саннарның берсендә сөйләрбез. Әмма күпме генә кабатласак та, һаман бер сүз: мәрхәмәтсез авыру аяктан еккан туганнарыбыз, күршеләр, авылдашларыбыз өчен күңел җылыбыз бер көнгә я ункөнлеккә генә түгел, һәрчак җитсен иде. Авыру бит сорап килми, бәхетсезлектән дә беркемгә гомерлек гарантия бирелмәгән. Шуны истә тотып, бер-беребезгә, бигрәк тә физик мөмкинлекләре чикләнгән замандашларыбызга шәфкатьле-ярдәмле булсак иде. Алар үзләрен һәрчак уңайлы тирәлектә тойсыннар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев