Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалы язгы кыр эшләренә кереште

Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалы язгы кыр эшләренә кереште. Филиалның 310 гектар сөрү җирләре бар. Шуның 53 гектарында уҗым бодае чәчелгән. Язын 200 гектарда сабан культуралары чәчәргә җыеналар. 65 гектар мәйданны чиста пар җире итеп калдырырга ниятлиләр. Уку йортының чәчүлек орлыклары җитәрлек. Бүген орлыкларга инкрустация ясала. Үз акчаларына 4,5 тонна...

Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалы язгы кыр эшләренә кереште.

Филиалның 310 гектар сөрү җирләре бар. Шуның 53 гектарында уҗым бодае чәчелгән. Язын 200 гектарда сабан культуралары чәчәргә җыеналар. 65 гектар мәйданны чиста пар җире итеп калдырырга ниятлиләр.

Уку йортының чәчүлек орлыклары җитәрлек. Бүген орлыкларга инкрустация ясала. Үз акчаларына 4,5 тонна ягулык сатып алганнар. Ә ашламаны киләсе уңыш хисабына юнәткәннәр.

Филиалның өч тракторы, барлык тагылма агрегатлары төзек. Яңа гына алар тырмалауга керештеләр. Язгы кыр эшләрендә көллиятнең беренче һәм икенче курсларда укучы егет-кызлары да катнашачак.

Һава торышы мөмкинлек бирсә, уку йорты сабан эшләрен бер атна

эчендә төгәлләргә ниятли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев