Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәйрәмнең аталышы ук сөйкемле, ягымлы – Әниләр көне

Бүгенге бәйрәмнең аталышы ук сөйкемле, ягымлы - Әниләр көне. Дөньяга килүебезнең беренче көненнән (ә бәлки тугыз ай алданрактыр да) безне - газиз баласын кайгыртып яшәгән, "улым!, кызым!" дип өзелеп торган, сабые хакына теләсә нинди авырлыкка чыдаган кадерле кешебезгә һәр гаиләдә иң олы рәхмәтебезне әйтү, аны сөендерү көне булсын иде ул....

Бүгенге бәйрәмнең аталышы ук сөйкемле, ягымлы - Әниләр көне. Дөньяга килүебезнең беренче көненнән (ә бәлки тугыз ай алданрактыр да) безне - газиз баласын кайгыртып яшәгән, "улым!, кызым!" дип өзелеп торган, сабые хакына теләсә нинди авырлыкка чыдаган кадерле кешебезгә һәр гаиләдә иң олы рәхмәтебезне әйтү, аны сөендерү көне булсын иде ул.
Бүген безнең районда 18 яшькә җитмәгән балалары булган 7034 гаилә гомер итә. Алар арасында 348е күп балалы дип санала, ягъни 3 һәм аннан күбрәк бала үстерәләр. Әйе, якты дөньяга бер генә кеше тудырып һәм үстереп бирү дә зур хезмәт. Әмма аңлашыла ки, 3-5 һәм аннан күбрәк баланы дөньяга китереп кеше итү шул кадәр тапкыр авыррак.
Моннан ике буын элегрәк, әби-бабайларыбыз, хәтта әти-әниләр гаиләсендә дә әле рәттән 5-7 бала тәгәрәшеп үсә иде. Декрет ялын тәмамлап та өлгерми эшкә чыгарга ашыккан һәм иртәдән кичкәчә колхоз-совхозда, башка урыннарда хезмәт куйган аналар бүгенге күзлектән карап бәяләгәндә батырлык кылганнар бит. Хәзер андый гаиләләр авыл саен берничә генә инде. Шулай да безнең районда 66 гаиләдә дүртәр, 22 сендә бишәр, биш гаиләдә алты һәм ике гаиләдә җидешәр бала үсеп килә. Бу аналарны ничек мактамыйсың ди! Әнә Юхмачыдан Светлана Удальцова җиде бала тапкан! 2010 елда игезәкләр дә туган әле. Хурададан Любовь Кузнецова белән Базарлы Матактан Аделя Пимурзина да аңардан калышмаганнар. Иске Хурада- да яшәүче Вероника Толстокоренко алты малай әнисе!
Билгеле, баланы табу гына җитми, аны сәламәт итеп үстерергә дә, тиешенчә тәрбияли дә белергә кирәк. Ул яктан үрнәк гаиләләр аз түгел бездә. Кызларын һәм улларын кечкенәдән эшкә өйрәтеп, спортка җәлеп итеп үстерәләр алар. Югары Матакта яшәүче Надежда һәм Валерий Советниковлар, Иске Тахталадан Татьяна һәм Виктор Хәйруллиннар, Иске Хурададан Валентина һәм Евгений Яганевлар бишәр бала үстерәләр. Аларның уллары һәм кызлары ирекле көрәш, каратэ кебек спорт төрләре белән шөгыльләнеп, республика ярышларында җиңү яулыйлар, районга дан китерәләр. Базарлы Матактан Инна һәм Андрей Зиньковларның, Түбән Колчуринодан Лилия һәм Виталий Филлиповларның дүртәр балалары, алар шулай ук җитди рәвештә спорт белән дус.
Кочагына сабыен кыскан хатын-кыз кешелек җәмгыятендә иң кадерле зат ул. Чөнки аның кулында киләчәк. Һәр ана шушы кочагындагы сабыйны нинди шәхес итеп тәрбияләп үстерә, илнең киләчәге дә шундый булачак. Шушы киләчәгебез ышанычлы һәм якты, балаларыбыз тәрбияле, ә һәр ана бәхетле булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев