Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Макулатура кабул итү пунктында көнгә тонна ярымга кадәр кәгазь-картон пресслыйлар

Район мәгариф бүлеге каршында булдырылган макулатура кабул итү пунктында көнгә тонна ярымга кадәр кәгазь-картон пресслыйлар. Макулатура җыеп кабул итү пунктларына озату эше район җитәкчелеге тәкъдиме белән, мәктәпләрнең бюджеттан тыш өстәмә керем алуы өчен оештырылган иде. Хәзер инде бу эш шактый көйле бара. Мәктәпләр график нигезендә бирегә үзләрендә җыелган макулатураны китерәләр....

Район мәгариф бүлеге каршында булдырылган макулатура кабул итү пунктында көнгә тонна ярымга кадәр кәгазь-картон пресслыйлар.

Макулатура җыеп кабул итү пунктларына озату эше район җитәкчелеге тәкъдиме белән, мәктәпләрнең бюджеттан тыш өстәмә керем алуы өчен оештырылган иде. Хәзер инде бу эш шактый көйле бара. Мәктәпләр график нигезендә бирегә үзләрендә җыелган макулатураны китерәләр. Кабул итү пунктында Габбас Фәйзрахманов, Рөстәм Шәйхетдинов, Рәфис Гайнетдинов, Фәргать Гатин китерелгән кәгазьне үлчәп алалар. Аннан тау кадәр өелгән кәгазь, картон калдыкларын пресслап, авыр һәм җыйнаклы төргәкләр итеп ясап озатуга әзерлиләр.

Бирегә тәҗрибә тупларга башка район мәгариф бүлекләреннән дә киләләр икән. Әле яңа гына Балык Бистәсеннән килеп, эшне өйрәнеп киткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев