Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районы Юхмачы авылында модульле ветеринария участок пункты ачылды

Юхмачы авылында модульле ветеринария участок пункты ачылды. Яңа объектны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин һәм республика баш ветеринария идарәсе начальнигы Алмаз Хисаметдинов катнаштылар. Юхмачы заманында район үзәге булып торган авыл. Биредә ветеринария хезмәте күрсәтү беркайчан да туктатылмаган. Тик аның бинасы гына хезмәткәрләргә рәхәт күрсәтерлек булмый. Элеккеге райтопсбыт...

Юхмачы авылында модульле ветеринария участок пункты ачылды. Яңа объектны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин һәм республика баш ветеринария идарәсе начальнигы Алмаз Хисаметдинов катнаштылар.

Юхмачы заманында район үзәге булып торган авыл. Биредә ветеринария хезмәте күрсәтү беркайчан да туктатылмаган. Тик аның бинасы гына хезмәткәрләргә рәхәт күрсәтерлек булмый. Элеккеге райтопсбыт янындагы агач бина (анысы да бик иске була инде) янгач, ветеринария хезмәте өчен ПМК бинасыннан яраклаштырылган бер бүлмә бирәләр. Монда халык мөрәҗәгатьләре буенча эшләү шартлары булмый диярлек.

Республикада ветеринария хезмәте өчен модульле корылмалар төзелә башлагач, әлеге проблеманың тиз арада хәл ителәчәгенә өмет уянды. Былтыр Түбән Әлкидә шундый модульле пункт ачылса, быел Юхмачыда ветпункт төзү программага кертелгән иде.

Әлеге корылманы Рәшит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге "Строитель и К" егетләре ел башында ук төзеп куйдылар. Калган эш авыл җирлеге җитәкчелегеннән, район ветеринария берләшмәсеннән торды. Инде тиешле документлар нигезендә суы, уты, газы тоташтырылгач, җиңел кулдан ВАП ны ачарга да була.

Район җитәкчесе Александр Никошин, тантанада чыгыш ясап:

-Без узган ел гына биредә мәктәп янәшәсендә спорт мәйданчыгы булдырдык. Ә аннан алда күп функцияле мәдәни үзәк ачылган иде,-дип билгеләп үтте. Авылда шулай ук полициянең участок уполномоченные өчен эш урыны белән берлектә өй сафка бастырылды. Инде бүген Президентыбыз башлангычы белән булдырылган тагын бер программа нигезендә модульле участок ветеринария пунктын файдалануга тапшырабыз. Әлеге пункт 11 авылга хезмәт итәчәк. Шулай ук бик күп терлеге булган Юхмачы сөтчелек комплексына да ветеринария ярдәме күрсәтәчәк.

Александр Федорович Татарстанда авылда яшәүчеләрнең тормышын, яшәү шартларын яхшырү юнәлешендә күп эшләр башкарылуын ассызыклады. Ул сентябрь аенда узасы Президент һәм җирле үзидарә органнары депутатларын сайлауда район халкының зур активлык күрсәтәсенә ышаныч белдерде.

-Әлкидә терлекләрнең баш саны болай да республикада иң күпләрдән,-диде Алмаз Хисаметдинов. -"Хузангай" җәмгыятендә маллар санын тагын да арттыруны күздә тоталар. Районда ветеринария хезмәте күрсәтүне мин уңай бәялим. Яшь терлекләр үлеме елдан-ел кими, сөт, ит җитештерү күләме арта бара.

Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Камил Хәйруллин югары уку йортын тәмамлагач хезмәт юлын шушы авылда башлаган икән. Ул үзенең остазы ветеринар Минтаһир ага Шәйхетдинов турында олылау, мактау сүзләре әйтте, бар халык алдында аңа хөрмәт белән бүләк тапшырды.

Аннан без яңа ветпункт бинасының эш шартлары белән таныштык. Монда 2009 елдан бирле Шамил Төхвәтуллин ветеринария хезмәте күрсәтә. Яңа бинада аңа һәм терлекләрне ясалма орлыкландыручы … өчен бик әйбәт эш бүлмәләре булдырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев