Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Гомер көзенең үз яме, үз мәгънәсе

Кеше гомеренең һәр чоры үзенчә матур, ямьле: яшь чакта хыял-өметләр белән тулып яшьни-күкри ул; аннары, белем туплап, һөнәр үзләштергәч, хәленнән килгәнчә карьера баскычлары буйлап күтәрелә, мал туплый. Һәм, шулай тырыша-тырмаша яши-яши, җирдәге юлының соңгы дистанциясенә атлый. Ил-көнгә файдалы, мәгънәле тормыш белән яшәгәннәргә олы шатлык ул - картлыгыңа барып җитү, тирә-яктагыларның...

Кеше гомеренең һәр чоры үзенчә матур, ямьле: яшь чакта хыял-өметләр белән тулып яшьни-күкри ул; аннары, белем туплап, һөнәр үзләштергәч, хәленнән килгәнчә карьера баскычлары буйлап күтәрелә, мал туплый. Һәм, шулай тырыша-тырмаша яши-яши, җирдәге юлының соңгы дистанциясенә атлый. Ил-көнгә файдалы, мәгънәле тормыш белән яшәгәннәргә олы шатлык ул - картлыгыңа барып җитү, тирә-яктагыларның ихтирамлы мөнәсәбәтен тою.

Ләйлә Әхмәтшина.

Өлкәннәрне ихтирам итү, аларны картлыкларында кайгырту һәр халыкка, һәр җәмгыятькә хас. Менә бүгенге бәйрәм - Халыкара өлкәннәр көне дә шушы итәгатьле, мәрхәмәтле мөнәсәбәтнең бер чагылышы.

Бүгенге картлык та, өлкән яшьтәгеләр дә моннан 30-40 ел элек булганнан бик нык аерыла. Без үскәндә күршедәге 50-55 яшьлек пенсионер апаларыбыз әби булып тоела иде безгә, ә лаеклы ялга чыккан абзыйлар таякка таяна, җәен дә киез катадан йөри башлый иде инде. Сиксән яшенә җитеп, фани дөньяга күчүчеләрне: "Бәхетле булды, шул гомер яшәде",-дип озата иде авылдашлары.

Ә бүген?! Бөтенләй башка бүгенге өлкәннәр. Дөресен генә әйткәндә, алтын чорына кергән ир-атлар да, хатын-кызлар да әле иркенәеп торып яши, вакыты белән хисаплашмый эшли генә башлый бит. Заманча кием, имин таза тормыш, физик хезмәтнең бик нык кимүе олы якның йөз-кыяфәтен дә, сәламәтлеген, активлык мөмкинлеген дә яхшы якка нык үзгәртте шул. Кыскасы, пенсиягә чыканнарга "карт, карчык" дияргә тел әйләнми. Килешми бу сүзләр бүгенге өлкәннәребезгә.

Әмма бәйрәм бар, һәм аны быел безнең районда 4800 ләп пенсионер билгеләп үтә ала. Матур гомер кичергәч язмыш кенәгәңә алдан язылып куелганнарны түземлек һәм тырышлык белән үтәп чыккач, лаеклы картлыкка ирешү үзе бер шатлык. Берничә дистә ел гомереңне дәүләт эшенә биргәч, ниһаять үз рәхәтеңдә яши аласың, дигән сүз бит. Әнә оныклар туган, сөенеп, аларны үстереш. Яшь чакта бик теләп тә вакыт җиткерә алмаган шөгыльләреңне искә төшер. Хезмәтен дәвам иттерергә теләүчене дә тыючы юк.

… Бүген соң алайса картлык дип кайсы яшьне санарга була? Адәм баласының гомер озынлыгы ничек исәпләнеп, ничек чикләнә? Менә бер мисал: бүген районыбызда 100 яшькә якынлашып килүчеләр унга якын. Иң өлкән якташыбыз - Югары Кәчидә гомер итүче Евдокия Лукояновна Павлова. 1 августта аңа 99 яшь тулды. Ул - тумышыннан алып бүгенге көнгә кадәр үз ягыбызда яшәгән, районда беренчеләрдән булып оешкан "Малала", аннары "Чирмешән" колхозында эшләгән, берүзе ике бала үстергән бик тә хөрмәтле кеше.

Яңа Салманнан Шәмсия Хәбибулла кызы Әхмәдиева Евдокия әбидән нәкъ 1 яшькә кечерәк - 2 августта 98 яшен тутырды. Шулай ук гомер буе совхозда эшләгән, күп итеп бала үстергән кеше ул. Әле дә аяк өстендә Шәмсия әби, өйдәге эшләрне башкара, һич тик тормый.

Түбән Әлкинең хөрмәтле һәм кадерле кешесе - 13 июньдә 97 яшен тутырган Рәбига Мингалим кызы Мусина бүген дә әле йөгереп йөри. Президент сайлауга да үзе килгән. "Бик зиһенле, башлы",-диләр аның турында авылдашлары.

Озын гомерлеләр арасында дүртенче урында 5 сентябрьдә 96 нчы туган көнен билгеләп үткән Разия Мингалим кызы Җәббарова. Югары Әлкидән ул. Искиткеч акыллы, сүзгә оста, үз яшенә дә, үткән гомеренә дә шаян күзлектән карый белүче әбекәй.

1919-25 еллар тирәсендә дөньяга килеп, әлегәчә рәхәтләнеп яшәп ятучы яшьрәк әби-бабайларыбыз да, шөкер, аз түгел. Ходай аларга сәламәтлекне кызганмасын. Безне сөендереп һәм шундый ук озын гомергә өметебезне ныгытып яшәсеннәр алар.

Алда - Өлкәннәр көне. Ул һәрвакыттагыча ун көнгә сузылачак. Шушы бәйрәм көннәрендә өлкән райондашларыбызга игътибар-ихтирам да, котлау-күчтәнәч тә җитәрлек булсын, беркем рәнҗемәсен, "онытылмасын" иде. Картлык сорап ала торган нәрсә түгел, һәркемгә килә. Өлкәннәр күңеленә сөенеч өстәп, бәйрәмне ямьләндереп, лаеклы төстә үткәрик өлкәннәр көнен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев