Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Халык тыңлаулары узды

7 декабрьдә муниципаль район советы инициативасы белән 2016 елга район бюджеты проекты буенча халык тыңлаулары булды. Аны район башлыгы Александр Никошин алып барды. Халык тыңлауларында, район советы депутатларыннан тыш, авыл җирлекләре башлыклары, җирлекләрнең башкарма комитет бухгалтерлары, бюджет учреждениеләре җитәкчеләре, бухгалтерлары һәм шулай ук теләге булган һәркем катнаша алды. 2016 елга...

7 декабрьдә муниципаль район советы инициативасы белән 2016 елга район бюджеты проекты буенча халык тыңлаулары булды.

Аны район башлыгы Александр Никошин алып барды. Халык тыңлауларында, район советы депутатларыннан тыш, авыл җирлекләре башлыклары, җирлекләрнең башкарма комитет бухгалтерлары, бюджет учреждениеләре җитәкчеләре, бухгалтерлары һәм шулай ук теләге булган һәркем катнаша алды.

2016 елга район бюджеты проектына анализ белән район финанс-бюджет палатасы рәисе Илгиз Габидуллин чыгыш ясады. Аннан тыңлауларда катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, тәкъдимнәрен керттеләр. Тәкъдимнәрнең кайберләре бюджет проектында чагылыш табачак. Проект икенче укылышта карау өчен муниципаль район советы депутатларына тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев