Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хлебодаровка мәктәбе стенасына Василий Прохоров истәлегенә мемориаль такта куелды

Хлебодаровка мәктәбе стенасында хәзер Бөек Ватан сугышы солдаты, Социалистик Хезмәт герое, авылдашлары Василий Никитович Прохоров истәлегенә куелган мемориаль такта бар. Ул мәктәп инициативасы белән һәм акчасына ясалды. Мемориаль такта өчен урын очраклы сайланмаган, чөнки шул тирәдә генә хезмәт герое яшәгән өй, аның исемен йөрткән урам урнашкан бит. Василий Никитович Прохоровның...

Хлебодаровка мәктәбе стенасында хәзер Бөек Ватан сугышы солдаты, Социалистик Хезмәт герое, авылдашлары Василий Никитович Прохоров истәлегенә куелган мемориаль такта бар. Ул мәктәп инициативасы белән һәм акчасына ясалды.

Мемориаль такта өчен урын очраклы сайланмаган, чөнки шул тирәдә генә хезмәт герое яшәгән өй, аның исемен йөрткән урам урнашкан бит. Василий Никитович Прохоровның авылда абруе югары булып, аны һәркем хөрмәт итә иде. Чөнки ул үзе гаҗәеп кеше иде бит. Шушы авылда туып үскән, шуннан армиягә киткән. Ә сугыш башлангач, илебез азат булсын дип батырларча көрәшкән. Авылына ул Кызыл Йолдыз һәм II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнеп кайта. Туган ягын өзелеп яраткан егет бәхет эзләп әллә кайларда йөрми, җиң сызганып эшкә керешә. 1958 елдан ул вакытта районның иң эре хуҗалыкларыннан саналган "Салман" совхозының II бүлекчәсен җитәкли Василий Никитович. Бөтен тырышлыгын куеп эшли ул. Уңганлыгын күреп, хезмәте нәтиҗәләрен югары бәялиләр - 1966 елда СССР Верховный Советы Президиумы Указы белән якташыбызга Социалистик Хезмәт герое исеме бирелә.

Күбебез данлыклы авылдашыбызны яхшы белә, хәтерли. Мемориаль такта ачу тантанасында тирә-як авыллар халкы катнашу әнә шуны раслый. Василий Никитович белән бергә эшләгән механизаторлар Григорий Захаров, Геннадий Шевелин, савымчылар Прасковья Чуманова, Анна Чуманова, Прохоровтан соң бүлекчә управляющие булган Александр Кузнецов аны мактап һәм сагынып искә алдылар. Сугыш батыры, хезмәт герое булган авылдашыбыз белән чын-чынлап горурлык хисләре кичердек без бу тантанада. Ә "Рябинушка" ансамбле, мәктәп укучылары концерты күңелләрне нечкәртте, бәйрәм рухы өстәде. Өйе, без данлы якташларыбызны онытырга тиеш түгел!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев