Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Дәүләт ярдәм итеп торгач, эшкә дә күңел үсә”, ди гаилә фермасы җитәкчесе Радик Насыйбуллин

Авылларыбызның киләчәге нинди булыр? Яшьләр туган җирдә төпләнеп калырмы, тәгәрәшеп балалар үсәрме? Бүген бу күпләрне уйландыра, борчый. Ә бар шундый райондашларыбыз: зур сүзләр сөйләми генә, алар авылның бүгенгесен һәм киләчәген кайгырталар. Тәвәккәлләп үз эшләрен ачалар, җиң сызганып хезмәт итәләр, балалар үстерәләр. Авылның иртәгәсе, өмете нәкъ менә алар кулында. Иске Салман...

Авылларыбызның киләчәге нинди булыр? Яшьләр туган җирдә төпләнеп калырмы, тәгәрәшеп балалар үсәрме? Бүген бу күпләрне уйландыра, борчый. Ә бар шундый райондашларыбыз: зур сүзләр сөйләми генә, алар авылның бүгенгесен һәм киләчәген кайгырталар. Тәвәккәлләп үз эшләрен ачалар, җиң сызганып хезмәт итәләр, балалар үстерәләр. Авылның иртәгәсе, өмете нәкъ менә алар кулында. Иске Салман авылыннан гаилә фермасы җитәкчесе Радик Насыйбуллин - шундый булдыклы ир-егетләрнең берсе.

Туган җиргә мәхәббәт, хезмәтне ярату кебек сыйфатлар Насыйбуллиннарга ана сөте белән күчкән, ата үрнәгендә тәрбияләнгәндер, мөгаен. Өч бертуганның берсе дә бәхетен читтә эзләмәгән, туган авылында төпләнгән. Радикның абыйсы Рәфис "Кызыл Шәрык-Агро"да тракторчы булып эшли.

Сеңелесе Ләйсән исә ире Наил белән зур хуҗалык тоталар. Алар бүген 13 сыер асрыйлар. Озак еллар совхозда механизатор булып эшләгән әтиләре Нәбиулла ага да гомергә мал-туарны күпләп, яратып асраган. Радик кечкенәдән әтисенә булышып, эш җаена төшенеп үсә. Хезмәткә кулы ятуын, оештыру сәләте булуын күрептер, армиядән кайткан егетне ферма мөдире итеп билгелиләр. 12 ел әнә шул катлаулы хуҗалык белән җитәкчелек итә ул.

Әмма моннан дүрт ел элек авылда ферма бетерелә, мөгезле эре терлекләрне бүтән җиргә алып китәләр. "Авылның фермасыз калуы әйбәт күренеш түгел инде ул. Мин аны авылның таралуга йөз тотуы белән тиңлим",-ди Радик.

Эшсез торырга күнекмәгән егет үзенә шөгыль таба, билгеле. Әтисе Нәбиулла ага белән бергәләп алар дистә баштан артык терлек асрыйлар, маллар санын арттыра баралар.

Өйләнеп, гаиләсе белән әти-әнисе янында төп йортта яшәүче Радик авыл җирендә гамәлгә кертелгән программага кушылырга, гаилә фермасы оештырырга карар кыла. Һәм ниятен тормышка да ашыра. Хәзер аның фермасында 20 баш савым сыеры. Фермерның 90 гектар җире бар. Анда арпа, солы, күпьеллык үлән үстерәләр. Кыскасы, терлек азыгы үзләренеке, сатып аласы түгел. Җир эшкәртү, азык хәзерләү өчен техникасы да җитәрлек. Берничә тракторы һәм комбайны, сенаж салу агрегаты бар.

Ә быел Радик Насыйбуллин яңа ферма бинасы салуга миллион ярым сум грант откан. 24 баш сөтбикәгә исәпләнгән яңа корпус инде өлгереп тә килә. Кызыл кирпечтән төзелгән бу иркен якты бинаны терлек абзары димәссең дә. Тәрәзәләре пластик, стеналары матур төсләргә буялган. Терлекләргә җайлы булсын өчен идәненә махсус резина япма җәячәкләр икән. Биредә малларны эчерү, тирес чыгару механикалаштырылган. Сөтне суыту җайланмасы да урнаштырылган. Сыерларны бозаулату "палатасы", бозаулар өчен махсус бүлмә бар. Бер сүз белән әйткәндә, эшләүчеләргә дә, малларга да уңайлы шартлар тудырыла. Төзелеш эшләре белән мәшгуль бер эшченең: "Сыерларга монда музыка гына кирәк инде, калганы барысы да бар",-дигән сүзләре белән килешми дә мөмкин түгел.

Яңа ферма белән күршедә Радик яңа өй салып ята. Зур, матур бу йортны яшьләр программасы буенча төзиләр. Ишле гаиләгә иркен өй дә кирәк, билгеле. Радик белән Эльвираның бер уллары һәм ике кызлары үсеп килә. Әле тагын бәби алып кайтырга исәпләп торалар икән. Сәламәт, тәүфыйклы бала булып тусын әйдә. Бала дөньяга килү иң зур шатлык бит ул.

Бу кадәр күп терлек асрау ансат түгел, билгеле. Әмма Радик белән Эльвира зарланмыйлар.

-Без бит бөтен эшне бергәләп башкарабыз, алай авырлыгы сизелми дә,-диләр. -Җәен комбайнга әти утыра, үзенә бер ярдәмче дә ала. Гомумән, әти белән әни бик булышалар. Малларны аларга калдырып Сабан туена, бәйрәмнәргә дә, Эльвираның әти-әнисе янына Лаешка да барып кайтабыз. Бездә бер кеше дә эшсез утырмый анысы. Беренче сыйныфта укучы улыбыз Раил дә инде кул арасына керә. Сыерларны көтүдән ул алып кайта.

Радик белән Эльвира иртәнге дүртенче яртыда торалар икән. Аппарат белән икәү сыерларны савып, көтүгә куалар. Сөтне Радик район үзәгенә үзе итеп тапшыра. Җәен көн саен 300-350 килограмм сөт сатканнар. Хәзер 200 литр тапшыралар. Сөтләре гел 4,2-4,3 процент майлылыкта була. Бүген 15 сыер савалар, калганнары буаз, ташлаткан.

Авылда мондый төпле, эшчән гаиләләр булу - үзе бер куаныч. Аларның балалары да үзләрен җирдә хуҗа итеп тоеп үсәчәк, гаилә фермасы эшен алга таба алар дәвам итәчәк дигән сүз.

-Авылда да, шәһәрдә дә эшләмичә, тырышлык куймыйча бернигә ирешеп булмый,-ди Радик Насыйбуллин. -Бүген хөкүмәт авылга бик нык ярдәм итә. Ферманы да, яңа өебезне дә дәүләт булышлыгы белән салабыз. Шулай хуплап, һәрьяклап ярдәм күрсәтеп торганда эшкә дә күңел үсә. Хезмәттән курыкмасаң, авыл җирендә дә мул һәм рәхәт яшәргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев