Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Җиңүчеләр билгеле

Табигатьтә әбиләр чуагы хөкем сөрә. Сентябрьнең инде өченче ункөнлеге барса да, кояш җирне нурларына мул коендыра. Тышта җәйдәгечә җылы, көндезләрен хәтта эссе дә. Бакчалар да әле шау чәчәктә утыра. Шушы ямьле-гүзәл мәлдә без өч айга якын дәвам иткән "Иң матур бакча" бәйгесенә йомгак ясыйбыз. Район газетасы игълан иткән бу бәйгене...

Табигатьтә әбиләр чуагы хөкем сөрә. Сентябрьнең инде өченче ункөнлеге барса да, кояш җирне нурларына мул коендыра. Тышта җәйдәгечә җылы, көндезләрен хәтта эссе дә. Бакчалар да әле шау чәчәктә утыра. Шушы ямьле-гүзәл мәлдә без өч айга якын дәвам иткән "Иң матур бакча" бәйгесенә йомгак ясыйбыз.
Район газетасы игълан иткән бу бәйгене укучыларыбыз күтәреп алды, күпләр үзләренең ямьле бакча күренешләрен фотога төшереп, редакциягә юллады. Әлеге фоторәсемнәр газетабызның alki-rt.ru сайтына урнаштырылды. Үзегезгә иң нык ошаган бакча өчен шул ук безнең сайтта тавыш биреп, бәйгегә нәтиҗәләрне дә сез үзегез чыгардыгыз, хөрмәтле укучыларыбыз.
Иң күп тавыш (1392) җыеп, Яңа Чаллы авылыннан Резидә Җиһаншина беренче урынны алды. Газета укучылар, сайтыбызга керүчеләр аның бакчасын иң матуры дип тапканнар. Аңа редакция бүләге - хуҗалык эшләре өчен электр дреле тапшырыла.
Икенче урында - Чуаш Кичүеннән Нурисә Сәгыйрова (1138). Ул бакча эшләре өчен кул арбасына ия булачак.
Өченче урында -Базарлы Матактан Фирая Гыйматдинова (1056). Аңа "Китап дөньясы" кибете әзерләгән бүләкләрне - чыдамлы су шлангы һәм Ф.Зыятдиновның "Безнең бакча" китабын тапшырабыз.
Дүртенче урынга Базарлы Матактан Айгөл Вафина (480) чыкты. Аңа "Альфа" кибете тәкъдим иткән яктырткычны бүләк итәбез.
Бишенче урында - Чуаш Борнаеннан Надежда Емелюкова (260). Ул "Балалар дөньясы" кибете әзерләгән җиләк-җимеш вазасына ия була.
Бәйгедә катнашкан барлык укучыларыбызга ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез. Һәркайсыгызга сәламәтлек, гаилә иминлеге, киләсе елларда да бакчаларыгызның мул уңышлы булуын, чәчкә-гөлләргә күмелеп утыруын телибез. Алга таба да газета игълан иткән бәйгеләрдә актив катнашсагыз иде. Ә җиңүчеләрне редакциядә көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев