Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Игелекле кунаклар күп булган

Юхмачыдагы интернат-йортта яшәүчеләр өчен Өлкәннәр ункөнлеге төрле вакыйгаларга, бәйрәм кичәләре һәм очрашуларга бай булды. Әйтик, бертөркем өлкәннәр борынгы Болгарга барып кайттылар. Бу сәяхәт "Хузангай" җәмгыяте җитәкчесе Евгений Чугуновның ярдәме белән мөмкин булды. Агачлар утырту акциясендә дә катнашканнар интернатта яшәүчеләр: район урман хуҗалыгы (җитәкчесе Евгений Васяйчев) бүлеп биргән 35 төп юкә...

Юхмачыдагы интернат-йортта яшәүчеләр өчен Өлкәннәр ункөнлеге төрле вакыйгаларга, бәйрәм кичәләре һәм очрашуларга бай булды. Әйтик, бертөркем өлкәннәр борынгы Болгарга барып кайттылар. Бу сәяхәт "Хузангай" җәмгыяте җитәкчесе Евгений Чугуновның ярдәме белән мөмкин булды.

Агачлар утырту акциясендә дә катнашканнар интернатта яшәүчеләр: район урман хуҗалыгы (җитәкчесе Евгений Васяйчев) бүлеп биргән 35 төп юкә һәм миләшне утыртып куйганнар.

Ә һөнәр училищесы директоры Илнур Шәйдуллин кышка дип сатып алган бәрәңгене алып кайту өчен машина биргән.

Корбан бәйрәмендә дә кунаклар күп булган интернат-йортта: Татар Суксуы мәчетенә йөрүчеләр исеменнән Идрис Идиятуллин, Сокурыдагы "Юлчы" мәчетеннән Азат Гайнетдинов, Базарлы Матактагы "Актай" мәчетенә йөрүчеләр күчтәнәчләр китергәннәр. Бәйрәм белән котларга дип Югары Әлморза мәктәбе (директоры Фәнүзә Нотфуллина), "Кызыл Шәрык-Агро" җәмгыяте вәкилләре, Әлкидән Җәүдәт Садриев, Базарлы Матактан эшмәкәрләр Дамир һәм Гөлгенә Әһлиуллиннар, Фаиз һәм Суәйдә Шакировлар, Каргадан А.Гатин, шулай ук Ф.Нотфуллин һәм башка бик күпләр килеп киткән бирегә. Бу игелекле кешеләргә интернат-йортта яшәүчеләр бик рәхмәтле. Шундый киң күңелле, юмарт якташлар булганда тормыш сынаулары да ансатрак тоела бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев