Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов яңа терлекчелек корылмалары белән танышты

Бүген ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов эш сәфәре белән районда булды.

Ул "Хузангай" җәмгыятендә яңа төзелгән терлекчелек корпуслары белән танышты. Әлеге очрашуда "Хузангай"ның шактый җирләре булган Алексеевк районы башлыгы Владимир Козонков та катнашты. Кунакларны район башлыгы Александр Никошин, инвестор Иван Казанков озатып йөрделәр.

Соңгы елларда "Хузангай" җәмгыятендә терлекчелек тармагы үсешенә зур әһәмият бирелә. Ике ел эчендә 600 әр баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән дүрт корпус төзелде. Тагын бер шундый бинада төзелеш эшләре дәвам итә. Малларга азык хәзерләү өчен 40 мең тонна сыешлы силос, сенаж базлары файдалануга тапшырылды. Азык чөгендере өчен аерым бина төзелеп бетеп килә.

Җәмгыятьтә терлекләрне бай рацион белән тукландыру өчен тәүлегенә 120 тонна продукция җитештерүгә исәпләнгән катнаш азык цехы эшли башлады. Бер тәүлеккә 40 тонна сөт эшкәртергә сәләтле май-сыр заводы төзелеп бетү алдында.

"Хузангай"дагы әлеге яңалыклар белән министрны җәмгыятьнең генераль директоры Евгений Чугунов таныштырды.

Марат Әхмәтов башта савым сыерлары асрала торган корпусларда булды. Биредә маллар бер кыш чыктылар инде. Министрның соравына җавап итеп: Евгений Чугунов кышын теләсә нинди һава торышында корпуста "плюслы" температура саклануын әйтте. Сыерлар монда бәйдә түгел, үз ирекләрендә йөриләр. Калын итеп түшәлгән салам ятаклары көн саен яңартылып тора.

Аннан министр саву залы белән танышты. Биредә Россиядә җитештерелгән җиһазлар урнаштырылган. Үзебезнеке ышанычлы эшли, запас частьләр сатып алу буенча да проблема юк, ди хузангайлылар. Шулай да Марат Әхмәтов алга таба чит илләрдә эшләнгән иң заманча саву заллары белән дә кызыксынып, үзләрендә сынап карарга киңәш итте.

Аграр ведомство башлыгы яшь маллар асрала торган корпусны да карап йөрде. Биредә чиста, якты. Бозауларга сөт автомат рәвештә бирелә. Үрчемнең үлем-җитеме дә аз.

Аннан кунакларга яңа төзелә торган корылмаларны күрсәттеләр. Министр алдында терлекчелектә белгечләр җитмәү мәсьәләсе күтәрелде. Хәзер зоотехник, ветеринария табибы кебек профессия кешеләренә кытлык зур. Булганнары да пенсиядә яисә пенсия алды яшендә. Министр бу проблеманың тулаем республикада бик җитди торуын әйтте, хәл итү юлларын эзлибез, диде.

Марат Әхмәтов киләчәктә дә республикада авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә ярдәм итүнең төрле мөмкинлекләре табылачак дип тә ышандырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев