Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Илне икмәкле, ризыклы итүчеләрне данлыйк

Район авыл хуҗалыгының төрле тармакларында хезмәт куючы 1,5 меңгә якын кеше - җитәкчеләр һәм белгечләр, игенчеләр һәм терлекчеләр бу атнада һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Ел әле тәмамланмаса да, бәйрәмгә турылап без үсемлекчелек һәм терлекчелектә ирешкәннәргә нәтиҗә ясап, алга таба куелган бурычлар турында сөйли алабыз бүген. Роберт Гадиев, район авыл хуҗалыгы...

Район авыл хуҗалыгының төрле тармакларында хезмәт куючы 1,5 меңгә якын кеше - җитәкчеләр һәм белгечләр, игенчеләр һәм терлекчеләр бу атнада һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Ел әле тәмамланмаса да, бәйрәмгә турылап без үсемлекчелек һәм терлекчелектә ирешкәннәргә нәтиҗә ясап, алга таба куелган бурычлар турында сөйли алабыз бүген.
Роберт Гадиев,
район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы.
Игенче һәм терлекче - адәм баласының иң борынгы, яшәеш өчен беренче чиратта кирәкле һөнәрләре. Җәмгыятьтә хезмәт бүленеше барлыкка килгәч исә шушы ике һөнәр ияләренә ил халкын туендыру, аның стратегик иминлеген тәэмин итү бурычы да йөкләнә. Шуңа да өстәлләребезне икмәкле, табыннарны ит-сөтле итүчеләргә рәхмәтлебез.
Районыбызның яшәеше, үсеше тулаем авыл хуҗалыгына бәйле. Быелгы хезмәтебез нәтиҗәләре нинди соң? Катлаулы табигать шартларын "җиңеп", быел 35650 гектар чәчүлек җирләреннән 68756 тонна бөртек суктырып алдык. Басуларыбызның һәр гектары 19 центнердан артык уңыш бирде. Бу әле бөртеккә кукурузны кушып исәпләмәгәндә. Кырларда көн-төн 86 комбайн эшләде. "Хузангай" җәмгыяте уңганнары уракны тәмамлау хакында республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгында Татарстанда беренчеләрдән булып рапорт бирделәр. Барыбыз өчен дә горурлык бу. Басу уңганнары терлекчелек тармагының уңышлы эшләве өчен җитәрлек азык запасы булдырдылар: 84,5 мең тонна сенаж, 137 мең тоннадан артык силос, 23,5 мең тонна печән хәзерләнде, салам да җитәрлек. Ә бит бу эш әлегәчә дәвам итә. Кыш нинди генә кырыс һәм озын булмасын, райондагы 35 мең баш терлек өчен азык җитәчәк.
Инде терлекчелеккә күз салыйк. Бу тармакта да нәтиҗәләр әйбәт: терлекләрнең баш саны соңгы елда 8 процентка артты, бу сөт җитештерүдә 14 процент үсешкә китерде: елның 9 аенда Әлки терлекчеләре 357,5 мең центнер сөт савып алдылар! Бик зур сан бу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев