Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Илнең ышанычлы калканы

Туган илебез Россия - бөек дәүләт, аның биләмәләре иксез-чиксез, табигый байлыклары да күпләр кызыгырлык. Шуңа күрә җирләребезне, бу байлыкларны үзенеке итәргә теләүчеләр һәрвакыт булып торган. Ләкин баскынчаклар беркайчан да максатларына ирешә алмаганнар, чөнки Россиянең ышанычлы сакчылары - аның армиясе, бөтен халкы илебез бәйсезлеге өчен калкан булып каршы торган.

Илен, халкын яклап көрәшкән, яу кырларында башын салган бабаларыбызның батырлыгы мәңгелек. Россия армиясендә алар нигезләгән традицияләрне бүгенге солдатлар дәвам итә: егетләребез катлаулы заманча техника белән идарә итәләр, тәүлек әйләнәсе сугышчан кизү торалар, чик буйларын саклыйлар, ерак диңгез походларында катнашалар... Алар арасында безнең якташлар да бар: кемдер чакырылыш буенча, кемдер контракт төзеп хезмәт итә, араларында сержант һәм офицерлар да аз түгел.
Һәр язда һәм көздә районнан берничә дистә егетне армиягә озатабыз. Яше 18 дән 27 гә кадәр булган, сәламәтлеге таләпләргә җавап биргән гражданнарның бурычы бу. Хәзерге вакытта чакырылыш буенча армиядә хезмәт итү вакыты бер генә ел, ләкин шул арада да үзләрен бары яхшы яктан гына күрсәтеп өлгергән, командирларының мактавына лаек булган, ата-аналарына рәхмәт хатлары килеп торган егетләребез күп, без алар белән горурланабыз. Әлки районыннан чакырылган егетләр Россия Федерациясенең барлык төбәкләрендә диярлек хезмәт итәләр. Бу - Ерак Көнчыгыш, Хабаров өлкәсе, Бурятия, Себер, Алтай крае, Свердлов, Чита өлкәләре, Үзәк Россия, шул исәптән Мәскәү һәм Санкт-Петербург, Идел буе шәһәрләре, Псков, Тула, Мурман өлкәсе, Севастополь һ.б. Әлкилеләр коры җир гаскәрләрендә, хәрби диңгез флотында, хәрби һава гаскәрләрендә, хәрби десант, космик гаскәрләрдә, РФ Эчке эшләр министрлыгы частьләрендә һәм башка хәрби гаскәрләрдә үтиләр үз бурычларын.
Армиягә чакырылган һәр кешенең хезмәт урыны, хәрби часте номеры, андагы телефоннар безнең бүлеккә билгеле. Ниндидер сораулар булганда теләсә кайсы часть белән тиз арада элемтәгә кереп була. Әле бит солдатларның үзләрендә дә кәрәзле телефоннар бар. Тагын бер яңалык: гыйнвардан чакырылыш буенча хезмәт итүчеләрнең айлык акчалата довольствиесе 2 мең сум тәшкил итә.
Армиядә контракт буенча хезмәт итеп кайткан яисә хәзер хезмәт итүче егетләр белән лаеклы горурлана алабыз. Мәсәлән, Борискино авылыннан Виктор Трегубов - кече сержант, 2011 ел ахырында икенче контрактка кул куйды, Самара өлкәсендә хезмәт итә. Аның авылдашы старшина Сергей Родионов 2002 елдан бирле хәрби диңгез флотында. Ә Алпардан Рафик Хисамов 2006 елдан алып Таҗикстанда хәрби хезмәттә. Һәм бу исемлекне әле тагын дәвам итеп булыр иде.
Соңгы елларда ил җитәкчелеге Хәрби Көчләрне ныгыту, заманча кораллар белән тәэмин итү өчен бик күп чаралар күрә. Хәрби хезмәтне үтәү өчен уңайлы шартлар тудыруга да аерым игътибар бирелә. Һәр дәүләт, ил биләмәләрен кагылгысыз итү, халкының азатлыгын саклау өчен, беренче чиратта армиясе турында кайгыртырга тиеш, бу - мәгълүм хакыйкать. Ватан алдында бурычларын үтәргә тиешле егетләр дә моны үзләре өчен дәрәҗәгә санап, һич икеләнмичә хәрби хезмәткә барсыннар иде.
Туган илебезне саклап яу кырларында сугышкан ветераннарыбызны, армия хезмәтен намус белән үтәгән райондашларыбызны, үзләрен Ватан сакчысы булырга әзерләүче үсмерләрне бәйрәм белән котлап, нык исәнлек, иминлек телим. Илебез күге аяз, халкыбызның тормышы тыныч булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: День защитника Отечества