Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Иминлек һәм мөмкинлекләр гаранты

1992 елның 6 ноябрендә Татарстан Республикасының Төп законы - Конституция кабул ителде. Ул республиканы һәрьяклап үстерү, халкына тигез мөмкинлекләр тудыру, табигать байлыкларыннан файдаланып, тормышыбыз дәрәҗәсен күтәрү, Татарстанны Россиянең иң алдынгы төбәге итү һәм халыкара таныту өчен ышанычлы нигез булды. Үз Конституциябезне кабул итеп, аңа таянып яшәү татарстанлыларга яңа мөмкинлекләр бирде....

1992 елның 6 ноябрендә Татарстан Республикасының Төп законы - Конституция кабул ителде. Ул республиканы һәрьяклап үстерү, халкына тигез мөмкинлекләр тудыру, табигать байлыкларыннан файдаланып, тормышыбыз дәрәҗәсен күтәрү, Татарстанны Россиянең иң алдынгы төбәге итү һәм халыкара таныту өчен ышанычлы нигез булды. Үз Конституциябезне кабул итеп, аңа таянып яшәү татарстанлыларга яңа мөмкинлекләр бирде.

Ришат Хәлиуллин, лаеклы ялда, элек --район башлыгының беренче урынбасары:

-Республика суверенитеты, аны тормышка ашырган үз Конституциябез икътисадны үстерүгә зур этәргеч бирде. Татарстанның табигый байлыкларын үз мәнфәгатьләребездә куллана алып, кыска гына вакыт эчендә авыллар газлаштырылды (әйтеп үтик - Россиядә моны әлегәчә эшләп чыга алганнары юк). Җимерек торакны бетерүгә, яхшы юллар төзүгә күпләп акча бүлү мөмкинлеге туды. Нефть чыгару һәм эшкәртү тармагы, сәнәгать үсте, авыл хуҗалыгында бик зур үзгәрешләр булды. Болар бит барысы да күз алдында, безнең район үзе үк моңа мисал булып тора. Билгеле, ансат булмады, бәлки, Төп Законыбыз биргән бөтен мөмкинлекләрне дә файдалана алмаганбыз, әмма Татарстанның бүгенге югары дәрәҗәсенә, илдә һәм бөтен дөньяда булган абруена Конституция кабул ителгәннән соң ныклы нигез салынды.

Альмира Ибәтова, халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы:

-Татарстанның үз Конституциясен булдыру республика хөкүмәтенә базар икътисадына керү чорында халыкның төрле категорияләрен яклау чаралары эшләү һәм гамәлгә ашыру өчен нигезләмә булды. Инвалидлар һәм аз керемлеләр, ятимнәр һәм күп балалы гаиләләр 2000 нче еллар башында дәүләт ярдәменнән башка яши алган булырлар иде микән? Конституциянең 13 нче статьясында Татарстан республикасы - социаль дәүләт, аның сәясәте кешегә лаеклы тормыш һәм ирекле үсү шартлары тудыруга юнәлтелгән, диелгән бит.

Юрий Тяминов, крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы:

-Татарстанда кешегә бик күп мөмкинлекләр бирелә. Шуларның берсе һәм иң мөһиме - үзең теләгәнчә яшәү һәм эшләү. Моны үз гаиләм мисалында әйтәм. Безнең хуҗалык дәүләт ярдәменә таянып ныгый. Менә берничә ел инде яшелчә, бәрәңге үстерә торган мәйданнарга су сиптерәбез. Моның өчен ике буа төзелде, су торбалары салынды, җиһазлар булдырылды. Әле менә яшелчә саклау складларын ремонтлыйбыз. Боларны бит үз көчебез белән генә башкарып чыга алмый идек. Менә яшелчәчелек белән шөгыльләнүчеләргә һәр гектардан чыгып субсидия бирә башладылар… Гомумән, Татарстанда авыл хуҗалыгын үстерүгә гаять зур игътибар бирелә. Әле торак шартларын яхшырту өчен авыл җирендәгеләргә бу эштә ярдәм итүче махсус программага да язылдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев