Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Иртәгә районыбызда үзара салым буенча референдум үткәрелә

20 ноябрь, якшәмбе көнне, авыл җирлекләрендә 2017 елга үзара йөкләнгән салым турында референдум булачак. Аңа әзерлек инде күптәннән бара: җирлек советлары депутатлары, шунда яшәүчеләрнең фикерен искә алып һәм җирлеккә кергән авыллар проблемаларыннан чыгып, референдумга нинди сораулар кую турында карарлар кабул итәләр. Инде бюллетеньнәр дә әзер. Аларда басылган сораулар һәр җирлектә...

20 ноябрь, якшәмбе көнне, авыл җирлекләрендә 2017 елга үзара йөкләнгән салым турында референдум булачак.

Аңа әзерлек инде күптәннән бара: җирлек советлары депутатлары, шунда яшәүчеләрнең фикерен искә алып һәм җирлеккә кергән авыллар проблемаларыннан чыгып, референдумга нинди сораулар кую турында карарлар кабул итәләр. Инде бюллетеньнәр дә әзер. Аларда басылган сораулар һәр җирлектә төрле. Үзара йөкләнгән салым инде берничә ел җыела һәм Татарстан Хөкүмәте бу салымның һәр сумын 4 тапкыр арттырып, өстәмә финанслый. Һәм бу акчаларга һәр җирлектә, һәр авылда иң кискен проблемалар хәл ителеп килә. Кайбер мәсьәләләр көн кадагыннан төшеп кала. Әйтик, авылларыбызның барысында да диярлек урамнарны яктырту эшләре тәмамланды, кулланылган энергия өчен түләүгә исә акча азрак кирәк. Бу референдум бюллетеньнәрендә дә чагыла: әлеге максатка салымнан 5-10 сум гына өлеш чыгаралар кайбер авылларда. Су белән тәэмин итү шулай ук яхшырып килә, зират тирәләре дә тотыла. Ә менә авыл юлларын төзекләндерү, күл-буаларны чистарту - актуаль мәсьәлә, шуңа күрә 2017 елда үзара йөкләнгән салымның күпчелек өлешен шул максатларга юнәлтергә җыеналар урыннарда. Тагын шунысы да күңелле күренеш: кайбер җирлекләрдә халык акчасына ял почмаклары, балаларга уен мәйданчыклары төзергә керештеләр.

Референдумга чыгарылган сораулар буенча тавыш бирү 20 ноябрьдә, 7.00 сәгатьтә башлана, 20.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Үз авылын яраткан, аны тагын да ямьле, яшәү өчен уңайлы итәргә теләгән һәркем референдумда катнашып, уңай җавап бирер дип ышанасы килә. Ел буена үзеңнән 600 сум өлеш кертү әллә ни авыр түгел. Әмма шушы сумма да зур эшләр эшләү мөмкинлеге тудыра бит. Халык дөрес әйтә, ил төкерсә, күл була, ди. Без, әлкилеләр дә шулай бердәм булыйк.

Фикерләр

Референдумга мөнәсәбәтегез нинди?

Наталья Захарова, Хлебодаровка авылы:

-Уңай. Башкача була да алмый, чөнки мәгънәле исемле туган авылыбызның йөзе дә, тормыш шартлары да елдан-ел гел яхшыга үзгәрә бит. Урамнарыбыз якты, юлларны тигезләп торалар. Әмма эшлиселәр дә бар. Әйтик, кечерәк урамнарда юлларны ныгытасы иде. Су белән өзлексез тәэмин итү дә чыгымнар сорый, бигрәк тә кызу җәй айларында. Ә бит бөтенесенә дә акча кирәк. Кечкенә сумма белән шушы проблемаларны хәл итешәбез икән, туган авылыбыз үсешенә өлеш кертәбез, дигән сүз бит.

Илшат Гатауллин, Иске Әнҗерә авылы:

-Үткән елларда референдум карарын үтәп, үзара йөкләнгән салымны түләп килдек, алга таба да шулай итәрбез. Ә нәрсә, чиста, төзек авылда уңайлыклы тормыш белән яшәве рәхәт бит. Аннары безнең Иске Әнҗерә проблемаларын бездән башка кем белсен дә, кем җайга салсын?! Үз авылыңа үзең хуҗа булырга өйрәнеп киләбез шулай.

Рузилә Монадыева, Татар Мулла авылы:

-Авылыбыз кечкенә, бер ярым урамлы гына. Әмма шунда яшәгәч, юлы да кирәк безгә, суы да, башкалар кебек кичләрен якты урамнарда йөрисе килә. Киләсе елга үзара йөкләнгән салымның бер өлешен мәчетебезне матурайтырга тотмакчы булабыз. Рухи сәламәтлек - бик мөһим нәрсә ул, ә мәчет - имам нуры таратучы, әхлагыбызны ныгытучы ул. Мин дә, гаиләм дә үзара йөкләнгән салым кертергә һич каршы түгел, уртак кирәккә тотыласы акча бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев