Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукурузның гектардан уртача уңышы 41 центнер тәшкил итә

Район хуҗалыклары бөртеккә үстерелгән кукуруз урагын төгәлләү алдында. Барысы 4,9 мең гектарда кукуруз суктырылды, 20 мең тоннадан артык бөртек алынды. Кукурузның гектардан уртача уңышы 41 центнер тәшкил итә. Икенче урак өчен табигать шартлары да кулай тора. Комбайнчылар үстерелгән уңышны кыска вакытта һәм югалтуларсыз җыеп алу өчен бар көчләрен куялар. Хузангайлылар...

Район хуҗалыклары бөртеккә үстерелгән кукуруз урагын төгәлләү алдында. Барысы 4,9 мең гектарда кукуруз суктырылды, 20 мең тоннадан артык бөртек алынды. Кукурузның гектардан уртача уңышы 41 центнер тәшкил итә.

Икенче урак өчен табигать шартлары да кулай тора. Комбайнчылар үстерелгән уңышны кыска вакытта һәм югалтуларсыз җыеп алу өчен бар көчләрен куялар.

Хузангайлылар кукурузны бөртек өчен быел беренче мәртәбә үстерде.

-Җәйнең коры килүе кукуруз уңышына тәэсир итми калмады. Вакытында яңгырлар яуса, гектардан 41 түгел, ә 110 центнерга чыклы уңыш алган булыр идек,-ди кооперативның баш агрономы Юрий Льдинов.

Кукуруз урырга быел биредә ике "Торум" комбайны сатып алганнар. Үзебезнең илдә җитештерелгән әлеге яңа техниканы ышанычлы кулларга - механизаторлар Артем Зиньков, Сергей Ермолаев, Рәфис Нотфуллин, Ришат Хәйретдиновка тапшырганнар.

Басуда эш ике сменада оештырылган. Комбайнчылар Артем Зиньков, Рәфис Нотфуллин әнә:

-Һава торышы гына бозылып китмәсен. Көннәр коры, аяз торса, бер атнада уракны төгәллибез,-диләр.

Басудан кайткан кукуруз бөртеген урнаштыру хузангайлылар өчен хәзер проблема түгел. Үзләрендә әле яңа гына сафка баскан ашлык киптерү комплексында 3,5 мең тонна кукурузны киптереп складларга куйганнар да.

"Көнбатыш Әлки" филиалының "Тахталы" отряды басуында да эшнең бүген кызу чагы. Биредә механизаторлар кукурузның соңгы гектарларын уралар. Без хуҗалыкның Тахталы авылы янәшәсендәге басуына килеп төшкәндә "КамАЗ", "МТЗ", "Агроторон", "Арес" арбаларына бункерлардан шаулатып кукуруз бушатыла иде. Базарлы Матак белән "Тахталы" кырыннан ара ерак булуга карамастан, 10 берәмлек техника берөзлексез 4 комбайн артыннан өлгереп бара. 832 гектарда бөртеккә дип үстерелгән кукурузның 120 гектарын гына урасы калган.

-Эш әйбәт баргач, күңел шатланып кына тора. Кукуруз урагына октябрь ае азагында төштек. Яңгыр, кар явып кына эшне тоткарлады. Юкса күптән төгәлли идек тә бит,-ди отряд җитәкчесе Равил Гатин.

Уңыш яхшы булгач, баш агроном Геннадий Ферапонтовның да шатлыгы йөзенә чыккан.

-Кукуруз бик уңды, гектардан 80-90 центнерга чаклы чыга. Иң мөһиме хәзер аны тиз арада җыеп алу, -ди 27 еллык хезмәт стажы булган, үз эшенең остасына әйләнгән агроном.

Кеше биеклеге үскән кукурузның гектардан чыгышы район күрсәткеченнән ике тапкыр артык. Бу агрономның нәтиҗәле хезмәте күрсәткече дә шул.

Кукуруз басуында эшләүче комбайнчылар Мансур Гатин, Дилүс Латыйпов, Рәфис Камалов, Ришат Латыйпов хезмәтләрен җиренә җиткереп башкаралар.

-Ташып кына өлгерсеннәр, эш кызу бара,-ди Карга авылы егете, "Лексион" комбайнында унберенче уракта катнашучы Мансур Гатин.

Мансур мәктәпне тәмамлагач та комбайнга утырган. Кулы эш белгән егет беренче елларда ук, хезмәттәшләреннән калышмый эшләп, җитәкчеләренең өметен аклый. 2004, 2006 елларда районның урак батыры булып, республика Уңыш бәйрәмнәрендә хөрмәтләнде ул.

Бүген дә Мансур эшләгән кырда башка комбайнчылар аннан калышмаска тырышалар. Аның кебек хезмәт сөючән егетләргә эш бетеп тормый. Әле урып бетереләсе көнбагыш басулары көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев