Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Өлкәннәр декадасы тантаналы чаралар, кайнар котлаулар, күңелле концертлар белән башланып китте (ФОТО)

Әйтерсең, кешеләр куллана торган календарьне табигать тә исәпкә ала: 1 октябрь иртәсе җилле, болытлы һәм салкын булып туды. Бүген бит бәйрәм, өлкәннәр көне дип тормады шул көз, кырыслыгын күрсәтергә кереште. Әмма ул гына бәйрәм кәефен боза аламыни? Өлкәннәр декадасы тантаналы чаралар, кайнар котлаулар, күңелле концертлар һәм күтәренке кәефләр белән башланып...

Әйтерсең, кешеләр куллана торган календарьне табигать тә исәпкә ала: 1 октябрь иртәсе җилле, болытлы һәм салкын булып туды. Бүген бит бәйрәм, өлкәннәр көне дип тормады шул көз, кырыслыгын күрсәтергә кереште. Әмма ул гына бәйрәм кәефен боза аламыни?

Өлкәннәр декадасы тантаналы чаралар, кайнар котлаулар, күңелле концертлар һәм күтәренке кәефләр белән башланып китте.

Яңа клубта концерт

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платоновага ияреп, без дә кайбер бәйрәм кичәләрендә булып кайттык. Өлкәннәр белән беренче очрашу Юхмачы авылында күптән түгел ачылган күпфункцияле үзәктә узды. Матур итеп бизәлгән яңа зур авыл клубы өлкәннәр күңелендә соклану тудырган иде, алар концерт башланганчы иркен залны, зәвык белән сайланган пәрдәләрне, зур якты тәрәзәләрне мактап утырдылар. Ә сәхнәдә район мәдәният йорты артистлары күренгәч, гөрләтеп кул чаптылар. Олы яшьтәге юхмачылыларны бәйрәм белән Любовь Борисова, Эльмира һәм Ринас Шиһаповлар, Ленар Гыймаев, Алексей Федонин шигырьләр, җыр-биюләр аша котладылар.

Мария Платонова, залда утыручыларга мөрәҗәгать итеп, болай диде:

-Бу бәйрәм - буыннарның бердәмлеге, заманалар бәйләнеше символы ул. Без бүген өлкән буын вәкилләре әби-бабайларыбызга эчкерсез ярату һәм хөрмәтләү хисләребезне җиткерәбез. Сез үзегезне ялгыз тоймасын өчен барысын да эшләргә тырышабыз.

Өлкәннәрне Юхмачы авыл җирлеге башлыгы Рәмис Сәлахов та тәбрик итте.

-Тырышып эшләгәнсез, бөтен авырлыкка чыдагансыз, инде хәзер ял итегез. Менә быел өр-яңа клублы булдык, биредә үтәчәк концертлардан сезне дә калдырмабыз,-дип ышандыра ул.

Клуб чынлап та яңа шул әле, бәлки шуңадыр, үзешчәннәр коллективы концерты дигәнне күрмәдек. Ә менә мәктәп укучылары булдырды - дәү әти-әниләрен "Йолдыз" патриотик клубы "Фортуна" төркеме котлады.

Оныкларыннан күчтәнәч

Быел Чуаш Кичүе мәктәбенә әллә ничә миллион сумга төшереп ремонт ясалды бит. Хәзер бина искиткеч матур, бөтенләй яңарып киткән. Шуңадыр, укытучылар һәм укучылар 1 октябрьдә аеруча сөенеп кунак җыйганнар.

Мәктәпнең актлар залында әби-бабайлар, ә сәхнәдә - аларның оныклары: кайсы бии, кайсы җырлый, шигырь сөйли. Укытучылар да калышмыйлар. Әбиләр исә һәр "артистка" алкышларын кызганмадылар, "ай, булдырдың, кызым, матур җырлыйсың (биисең)", дип күңелләрен үстереп җибәрердәй сүзләрен әйттеләр. Сизелеп тора, мәктәп белән авылның өлкәннәре арасында элемтә бар һәм ул нык. Әнә бит сәхнәдәге экранга преокцияләнгән слайдлар укучыларның әле бер карт кешегә, әле икенчесенә бакча эшләрендә, утын әзерләүдә, кар чистартуда булышулары турында сөйли.

Туйганчы концерт карагач, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонованың һәм мәктәп директоры Фәния Зәйдуллинаның, авылдашлары Румия Сингатуллинаның котлау теләкләрен тыңлагач, өлкәннәрне ашханәгә чакырдылар. Биредә аларны тәм-том, кайнар чәй куелган бәйрәм табыннары көтә иде инде.

Һәркемгә - кооперативтан бүләк

Юл буенда үскән усак-каеннарның тиздән киләсе салкыннардан өркеп сап-сары яфрак койганын, бернинди көздән-кыштан курыкмас чыршы-наратларның горур шаулавын күрә-ишетә Хурада авылына килеп җиттек. Клуб фойесында тәмле ризык исләре, кунакчыл хуҗалар каршы алды безне. Залга үтсәк, тагын сюрприз: биредәге урындыклар урынына бәйрәм табыннары корганнар. Озын өстәлләр артына авыл әби-бабайлары тезелешкән, яшьләр аларны көйләп-сыйлап тыз-быз килә. Ә сәхнәдә купшы киемле артист, ул бөтен җан җылысын кушып моңлы чуаш җырын башкара. Авылга бит Чабаксарның үзеннән үк җырчылар килгән икән. Владимир Леонтьев, Алина Михайловна, Вячеслав Александров - популяр чуаш җырчылары, өлкәннәр бәйрәменә туры китереп гастрольгә чыканнар. Алексеевск, Аксубай районнарында концерт биргәч, безгә дә килеп җиткәннәр. Аларны бирелеп тыңладылар олы яшьтәге тамашачылар, хәтта чәчәк бәйләмнәре дә алып килгәннәр бугай. Ә шәһәр артисларына чаклы өлкәннәрне мәктәп укучылары, авыл үзешчәннәре котлаганнар.

Хузангай авыл җирлеге башлыгы Сергей Новиковтан фойедагы почмакка өелгән пакетларның кемгә икәнлеген сорадым.

-Әбиләребезгә, бабайларга күчтәнәч әзерләде "Хузангай" кооперативы. Бу ветеран бездә эшләде, тегесе безнеке түгел, дип бүлешеп тормады кооператив, Хурадада яшәүче 62 һәм Хузангайдагы 49 өлкән кешенең һәрберсенә тигез бүләк әзерләде,-диде Сергей Владимирович.

Ничек дөрес эшләгәннәр! Өлкәннәрнең күңеле нечкә бит, аларны хаксыз рәнҗетүе бик ансат. Ә биредә барысын да уйлаганнар, һәркемне тигез күргәннәр.

Бәйрәм ункөнлеге башланды гына әле. Аны һәр авылда матур итеп, олыларның күңеле булырлык итеп үткәрерләр дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев