Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кагыйдә бозуда хатын-кыз йөртүчеләр дә кимен куймый

ЮХИДИ инспекторлары үзләре белән рейдка чыгарга тәкъдим итсә, без бишкуллап риза булабыз. Теләсә нәрсә, шул исәптән юл хәлләре турында да читтән торып фикер йөрткәнче, үз күзләрең белән күрү яхшырак бит. Ноябрьнең көз белән кыш тарткалашкан ярымкараңгы бер иртәсендә район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәис Сафин һәм юл-патруль хезмәте инспекторы Рәфис Хатыйпов...

ЮХИДИ инспекторлары үзләре белән рейдка чыгарга тәкъдим итсә, без бишкуллап риза булабыз. Теләсә нәрсә, шул исәптән юл хәлләре турында да читтән торып фикер йөрткәнче, үз күзләрең белән күрү яхшырак бит. Ноябрьнең көз белән кыш тарткалашкан ярымкараңгы бер иртәсендә район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәис Сафин һәм юл-патруль хезмәте инспекторы Рәфис Хатыйпов белән Түбән Әлки тарафына юл тоттык.

-Бездә юл хәрәкәте аеруча киеренке һәм катлаулы булган өч участок бар. Бүген шуларның берсендә постта торачакбыз,-диде Рәис Сафин, автотрассаның Түбән Әлки авылы тирәсенә килеп туктагач.

Димәк, киеренке участокларның берсе шушы урында. Ә калган икесе? Алары да Алексеевск-Югары Колок автомобиле юлында икән. Берсе - Базарлы Матакка кергәндәге юллар чаты, икенчесе - Базарлы Матак уртасында юллар кисешкән җир.

-Нигә катлаулы һәм киеренке санала соң ул урыннар?- дип төпченәбез автоинспекторлардан.

-Монда транспорт хәрәкәте бик җанлы. Һәм машина йөртүчеләрнең, шулай ук җәяүлеләрнең игътибарсызлыгы аркасында аварияләр еш була,-диеп аңлатты Рәис Равилевич.

Инспекторлар, радарларын эшкә җигеп, юлны күзәтә дә башладылар. Тизлек үлчәгеч әлеге прибор автомобиль үзе күренгәнче үк аның сәгатенә ничә километр белән хәрәкәт итүен күрсәтә. Менә инспектор кушуы буенча шомырт кебек кара чит ил машинасы выжылдап юл читенә килеп туктады. Рульдә яшь кенә егет икән. Ул тәрәз пыяласын төшереп урамга бакты.

-Нинди проблема, командир?-дигән була.

-Исәнмесез, иптәш йөртүче. Сез бит тизлекне арттырып хәрәкәт итәсез,-диде үзе белән таныштыргач Рәфис Хатыйпов.

-Гафу итегез инде. Мин Самарадан киләм. Бик ашыгам шул, Казанга тизрәк барып җитәргә кирәк иде.

-Ашыгуның азагы нәрсә белән бетәргә мөмкин булуын уйламыйсызмы? Кышка кереп барганда юлларның тотрыксызлыгы да мәгълүм.

Автоинспектор мондый җиңелчә битәрләү белән генә чикләнмәде, билгеле. Тизлекне арттырган өчен 500 сум штраф түләтү хакында беркетмә төзеп, йөртүчегә тоттырды. Штрафны озакка сузмыйча түләргә киңәш итеп, хәерле юл теләп, Казанга ашыгучы егетне озатып җибәрде.

Ул арада тагын бер автомобильне туктаттылар. Руль артындагы ир хәвефсезлек каешын каптырырга "оныткан" булып чыкты. Ул 1 мең сум штраф белән "бүләкләнде".

Биредә чыннан да автомобиль хәрәкәте бик кызу икән. Зур-зур фуралар да, төрле маркалы җиңел машиналар да теге һәм бу якка туктаусыз агыла гына. Кызганыч, кагыйдәләрне бозучылар да аз түгел. Иртәнге 7дән 8гә кадәр бер сәгать эчендә туктатылган машиналарның бишесен юл кагыйдәләрен бозып йөртүләре ачыкланды. Шуларның өчесе - тизлек режимын үтәмәүчеләр. Яшь кенә бер ханым да тизлекне арттырганы өчен штрафка тартылды.

-Хәзер гүзәл затларның машина белән идарә итүләре гадәти хәлгә әйләнде. Рульдәге хатын-кыз - граната тоткан маймылга тиң, дигәнне ишеткәнебез бар. Алар юл хәрәкәтендә хәвеф тудырмыйлармы?-дип сорыйбыз инспекторлардан.

-Юк, әлеге фикер белән килешмим. Хатын-кызлар юлда ир-атларга караганда саграк та, игътибарлырак һәм җаваплырак та,-ди Рәис Сафин.-Әмма алар да юл кагыйдәләрен боза.

-Көчле һәм гүзәл затларның тигез хокуклылыгы юлда да чагыла алайса. Шулай да хатын-кызлар салмыш хәлдә руль артына утырмыйдыр инде?

-Утыра шул,-дип уфтанып куя баш автоинспектор.-Быел менә автомобиль белән алкогольле эчемлекләр кулланган килеш идарә иткән 66 йөртүче тоткарланды. Болар арасында 1 хатын-кыз да бар.

Постта торганда без тагын юлда чит ил машиналарының күплегенә игътибар иттек. Кагыйдә бозучылар да һәммәсе диярлек "иномарка"ларда җилдерүчеләр иде. Бу күзәтүебез белән инспекторлар да килеште.

-Яшьләр нигездә чит ил машинасында йөри хәзер,-ди Рәис Сафин.-Һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларның да күпчелеге яшьләр. Олыраклар кагыйдәләрне үтәргә, машиналарын да тәртиптә тотарга тырышалар.

Автоинспекторлар октябрь аеннан бирле инде машина тәгәрмәчләрен кышкыга алыштыру зарурлыгы хакында кисәтәләр. Бу турыда район газетасында да берничә тапкыр язылды. Ни гаҗәп, рейд вакытында шушы көнгә кадәр җәйге резинада йөрүче машинага тап булдык. Дөрес, йөртүче бүген үк сервиска керергә вәгъдәләр бирде. Ә бит бу инспекторлар өчен түгел, аның үз иминлеге өчен кирәк.

Юл эшчеләре районыбыз эчендәге юлларны карап-кайгыртып торалар. Ә бу юл иминлеге өчен бик мөһим. Әмма, ничек кенә булмасын, руль артына утыручылар кышкы юлларда икеләтә сак һәм игътибарлы булырга тиешләр. ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рәис Сафин бу хакта тагын искәртте:

-Көпчәкләрне тырнаклыга алыштыру хакында әйтмим дә инде. Һәр йөртүче кышын машинасының тормозлары төзеклеген гел тикшереп торсын, юлда тиешле дистанция сакласын, шулай ук балаларны бары тик автокреслода йөртү зарурлыгын онытмасын иде,-ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев