Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Каникулда акча эшлиләр

Районда быел 210 мәктәп баласы каникулларда, шулай ук укудан буш чорда вакытлыча эш белән тәэмин ителгән. Үсмерләрне эшкә урнаштыру өчен халыкны хезмәт белән тәэмин итү үзәге район оешма-предприятиеләре белән 17 килешү төзегән. Базарлы Матак, Иске Матак, Борискино урта мәктәпләре, Карга төп мәктәбе, үзәк китапханә балаларга хезмәт урыннары бирү юнәлешендә аеруча...

Районда быел 210 мәктәп баласы каникулларда, шулай ук укудан буш чорда вакытлыча эш белән тәэмин ителгән.

Үсмерләрне эшкә урнаштыру өчен халыкны хезмәт белән тәэмин итү үзәге район оешма-предприятиеләре белән 17 килешү төзегән. Базарлы Матак, Иске Матак, Борискино урта мәктәпләре, Карга төп мәктәбе, үзәк китапханә балаларга хезмәт урыннары бирү юнәлешендә аеруча күп эшләгәннәр.

Балигъ булмаган балаларның һәркайсы эш бирүчеләр белән ике арада төзелгән хезмәт килешүләре нигезендә эшли. Үсмерләр мәктәп территориясеннән кар көрәү, ветераннарга ярдәм итү, классларны җыештыру белән шөгыльләнәләр, мәктәп бакчаларында эшлиләр, агачлар утырталар.

Җәйге каникул вакытында эшкә урнашырга теләүче укучылар аеруча күп булган. Көзге каникул чорына да 27 үсмер хезмәт белән тәэмин ителгән.

Әлбәттә балалар үз яшьләренә һәм мөмкинлекләренә туры килерлек эшләргә урнаштырыла. Эш бирүчеләр аларга минималь айлык хезмәт хакыннан да ким булмаган күләмдә эш хакы түләргә бурычлы. Шулай ук халыкны эш белән тәэмин итү үзәге ваытлыча хезмәткә урнашкан һәр балага 1275 сум күләмендә матди ярдәм күрсәтә. Әлеге үзәк быел шул максатта Федераль бюджеттан 136 мең 514,53 сум һәм республика бюджетыннан 94 мең 350 сум акча түләгән инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев