Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кайсы мәктәп иң яхшысы

Укытучыларның август киңәшмәләрендә, республика мәгариф системасы эшчәнлегенә бәя бирелгән һәм Бөгелмәдә үткән утырышта да, район педагогик хезмәткәрләре җыелып сөйләшкәндә дә укыту-тәрбия эшенең, бигрәк тә балаларның белеме сыйфатын күтәрү турында җитди сөйләшү булды. Безнең районга килеп, пленар утырышта катнашкан Татарстан мәгариф министры Энгель Фәттахов та бу турыда ассызыклап сөйләде. Һәм үз...

Укытучыларның август киңәшмәләрендә, республика мәгариф системасы эшчәнлегенә бәя бирелгән һәм Бөгелмәдә үткән утырышта да, район педагогик хезмәткәрләре җыелып сөйләшкәндә дә укыту-тәрбия эшенең, бигрәк тә балаларның белеме сыйфатын күтәрү турында җитди сөйләшү булды.

Безнең районга килеп, пленар утырышта катнашкан Татарстан мәгариф министры Энгель Фәттахов та бу турыда ассызыклап сөйләде. Һәм үз чыгышында мәктәпләр рейтингы дигән күрсәткечкә тукталып, аның ничек әһәмиятле икәнлегенә басым ясады.

-Мәктәпләр рейтингы барлык ата-аналарга, укучыларга мәгълүм булырга тиеш. Чөнки һәр әти, һәр әни баласының төпле белем алуын, иң яхшы укытучыда, иң яхшы мәктәптә укуын тели. Һәм моңа хакы да бар. Икенче яктан, рейтингны халыкка мәгълүм итү мәктәп коллективларын да яхшырак, нәтиҗәлерәк эшләргә, конкурентлыкка сәләтле булырга этәрәчәк,-диде министр.

Аның әйтүенчә, республика муниципаль берәмлекләре арасында мәгариф учреждениеләренең рейтингын булдыру алар күрсәтә торган белем бирү хезмәтләре сыйфатын һәрьяклап бәяләргә мөмкинлек бирәчәк. Ә педагогик коллективлар үзләре эшләгән мәктәпләрнең абруен күтәрүгә зуррак игътибар бирерләр. Шулай итеп, Татарстанның 43 муниципаль берәмлегендә һәм 2 шәһәр округында эшләүче мәктәпләрнең рейтингы төзелде быел.

Безнең районда быелгы уку елында урта белем бирүче 16 мәктәп һәм бер гимназия эшли. Аларның эш сыйфаты ничек бәяләнә соң? Ягъни рейтинглары билгелеме? Ул рейтинг нинди күрсәткечләрдән чыгып исәпләнә? Аның тулы бер методикасы бар икән бит. Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы раслаган положениесендә әйтелгәнчә, мәктәп рейтингы, үтеп киткән уку елы нәтиҗәләре буенча ачыклана һәм укучыларның белем сыйфатын, милли белем бирү торышын, сәләтле балалар белән ничек эшләүне, тәрбия эшен, балаларның куркынычсызлыгы ничек тәэмин ителүне һәм кадрлар үстерү сыфатын исәпкә алып чыгарыла. Аның хәтта махсус формуласы бар. Ә безнең өчен кайсы мәктәпнең рейтинг баскычында югарыда торуы, кайсының иң түбән бәяләнүе кызыктыра.

Район мәгариф идарәсе менә мондый мәгълүмат бирде безгә, аны укучыларыбызга тәкъдим итәбез. Югары дәрәҗәдә эшләүче, ягъни кайбер фәннәрне тирәнрәк өйрәтүче (аларга лицей, гимназия кебекләр керә) мәгариф учреждениесе бездә бер генә Нәби Дәүли исемендәге гимназия. Ул башкалардан аерым бәяләнә. Аның рейтинг коэффициенты 1,27 гә тигез. Ә башкалар түбәндәгечә урнаша:

Базарлы Матак урта мәктәбе - 1,37

Иске Матак урта мәктәбе - 1,20

Түбән Әлки урта мәктәбе - 1,14

Чуаш Кичүе урта мәктәбе - 1,14

Иске Чаллы урта мәктәбе - 1,10

Юхмачы урта мәктәбе - 1,08

Яңа Салман урта мәктәбе - 1,02

Хлебодаровка урта мәктәбе - 0,98

Хузангай урта мәктәбе - 0,97

Чиябаш урта мәктәбе - 0,92

Борискино урта мәктәбе - 0,86

Кошки урта мәктәбе - 0,85

Алпар урта мәктәбе - 0,84

Иске Тахтала урта мәктәбе - 0,74

Югары Колчурино урта мәктәбе - 0,73

Чуаш Борнае урта мәктәбе - 0,70.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев