Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Күңел түрендәге изге җан

Гаилә диюгә беренче чиратта күз алдына ана белән бала килеп баса. Юк, атаның, ирнең тормыштагы урыны, дәрәҗәсе турында бармый сүз. Хатын-кыз бит дөньяга бала китерә, тормышның дәвам ителүе өчен җавап бирә. Ана, әни дигән сүзләрне әйткәндә күңелдә җылылык хисе уяна, иң якын кешеләребезгә чиксез рәхмәтләр әйтәсе килә, хәтердә бала чактан...

Хәзерге вакытта Әлки җирендә 7248 гаилә яши. Аларның 4734 ендә балалар юк - ул-кызлары үсеп җитеп, мөстәкыйль тормышка аяк басканнар, бала булудан узганнар инде. Райондагы 1362 гаиләдә 18 яшькәчә бала берәү генә, 816 сында икәү, ә 260 гаилә, өчәр бала тәрбияләп, инде күпбалалы статусы йөртә. Андыйлар да, бәхеткә, аз түгел бездә: 50 гаилә дүрт бала үстерә, 18 ендә биш кечкенә әлкиле үсеп килә. Алты балалы гаиләләр бишәү, җиде бала үстерүчеләр өчәү генә.
Хатын-кызның җирдә төп бурычы да, олы бәхете дә - бала табу, аны тәрбияләп, яратып, назлап үстерү. Билгеле, ул моны сөеклесе - ире ярдәменә таянып эшли. Балигъ булмаган балалы гаиләләрнең 2662 се әнә шундый тулылар - әти дә бар аларда, әни дә бар. Шул ук вакытта 22 хатын-кыз ялгыз ана статусына ия, алар, үз көчләренә таянып, йөрәк парәләрен үстерәләр, сабыйлары өчен әти дә, әни дә булырга тырыша.
Әннә… Әнием…Әнкәй! Теләсә кайсы телдә иң матур, иң назлы сүзләр. Әниләрнең урыны гаиләдә дә олуг булсын, дәүләтләр дә аналарны кайгыртсын иде. Аналар бәхетле, күңелләре тыныч булган илләр генә имин дип атала ала бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: День матери