Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки игенчеләре "Экваторны" узды

Август башына район игенчеләре бөртеклеләрнең ярты уңышын җыеп алырга өлгерделәр. Уртача уңыш һәр гектардан 31,8 центнер тәшкил итә. Соңгы алты елда күрелмәгән югары уңыш бу. Игеннәр һәр җирдә диярлек өлгерде, уҗым культуралары урагы төгәлләнеп килә инде. Борчак тулысы белән җыеп суктырылды. Инде тиз арада арпаны җыеп аласы бар. Әлеге культура...

Август башына район игенчеләре бөртеклеләрнең ярты уңышын җыеп алырга өлгерделәр. Уртача уңыш һәр гектардан 31,8 центнер тәшкил итә. Соңгы алты елда күрелмәгән югары уңыш бу.

Игеннәр һәр җирдә диярлек өлгерде, уҗым культуралары урагы төгәлләнеп килә инде. Борчак тулысы белән җыеп суктырылды. Инде тиз арада арпаны җыеп аласы бар. Әлеге культура 7,5 мең гектардан артык мәйданда игелде. Җәйнең коры булуы сәбәпле сабан культуралары уңышы югары түгел: арпа һәр гектардан 23,9 центнер бөртек бирә.

Хөкүмәт йортында узган соңгы видеокиңәшмәдә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов:

-Арпа өлгергәч, бөртеге коелып, уңыш югалырга мөмкин. Шундый культура ул. Урып-җыюны берәр атнага соңарттың икән, ярты уңыш җирдә калачак,-дигән иде.

Районда арпа 2700 гектардан суктырып алынды, бу барлык мәйданның 35 проценты.

Чәчү мәйданнарына карата бөртек суктыру комбайннары азрак районда. Шуңа күрә аларны нәтиҗәле файдаланасы иде. Күп хуҗалыкларда комбайннар иртә таңнан караңгы төшкәнче эшлиләр дә. Әмма кайчак сәгать сигез тирәсендә басуга юл тоткан комбайннарны да күрергә була. Көн яктысының күпме өлеше әрәм ителә көндә. Бу турыда район хакимияте утырышында да җитди сөйләштеләр, һәм комбайнчыларны иртәнге алтыдан да калмыйча басуга чыгару бурычы куелды анда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев