Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки җитәкчеләре якыннарына газета-ңурналлар бүләк итә

"Татмедиа" АҖ җитәкчесе Андрей Кузьмин инициативасы белән башланып киткән "Әти-әниеңне, туганнарыңны Татарстан газета-журналларына яздыр" акциясе районыбызда киң яклау тапты. Беренчеләрдән булып бу башлангычны район башлыгы Александр НИКОШИН күтәреп алды. Ул әти-әнисен, шулай ук Салман балалар приютын, Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортын республика басмаларына яздырды һәм эстафетаны район башкарма комитеты җитәкчесе...

"Татмедиа" АҖ җитәкчесе Андрей Кузьмин инициативасы белән башланып киткән "Әти-әниеңне, туганнарыңны Татарстан газета-журналларына яздыр" акциясе районыбызда киң яклау тапты.

Беренчеләрдән булып бу башлангычны район башлыгы Александр НИКОШИН күтәреп алды. Ул әти-әнисен, шулай ук Салман балалар приютын, Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортын республика басмаларына яздырды һәм эстафетаны район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт СӘГЪДИЕВКӘ тапшырды.

Әсхәт Минзыятдинович шушы көннәрдә бер ветеранны "Әлки хәбәрләре" газетасына һәм күп балалы ике гаиләне "Салават күпере" журналына яздыруын хәбәр итте.

-Минемчә, газета-журналларга яздыру - иң әйбәт бүләк,-ди ул.-Безнең халык бит укырга бик ярата. Балаларда да кечкенәдән басма сүзгә ихтыяҗ тәрбияләргә кирәк. Газета-журнал, китап укыган кеше рухи яктан бай да, мәдәниятле дә була, белемле дә була.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария ПЛАТОНОВА да "Татмедиа" башлап җибәргән акциягә бик теләп кушылуын әйтте.

-Мин Борискино авылында яшәүче хөрмәтле каенанам-каенатам Нина Яковлевна һәм Андрей Андреевич Платоновларны "Әлки хәбәрләре"нә, республика газетасы "Сувар"га һәм "Казан" журналына яздырам,-ди ул.-Алар район, республика, ил яңалыклары белән гел кызыксынып торалар, укырга яраталар. Рәхәтләнеп газета-журналлар укысыннар әле.

"Кызыл Шәрык-Агро"ның Үзәк Әлки идарәсе директоры Рафаэль ГЫЙЛЬМЕТДИНОВ бер генә хәйрия акциясеннән дә читтә калмый. Ул район һөнәр училищесы белән җитәкчелек иткәндә дә хәйрия эше белән иң актив шөгыльләнүчеләрнең берсе булды. Бу хезмәтендә дә өлкәннәргә, аз керемле һәм күп балалы гаиләләргә ярдәм итәргә гел җай табып тора. Матбугатка яздыру флешмобы турында ишетүгә, бу башлангычны хуплавын әйтеп шылтыратты.

-Үзебездә эшләүче ике гаиләне "Әлки хәбәрләре" газетасына һәм "Сөембикә" журналына яздырам,-ди Рафаэль Имамович.-Шулай ук энем белән сеңелем гаиләләренә дә "Сөембикә"гә подписка бүләк итәм. Ә яраткан оныгым Алинәгә "Салават күпере" күпере журналын яздырам. Мин үзем бер генә көн дә вакытлы матбугат укымыйча тора алмыйм. Бүген компьютер заманы, күпләр яңалыкларны интернеттан укып белә. Әмма яңа почта белән килгән газета уку ләззәтен, тере сүзне берни дә алыштыра алмый инде. Татарчамы, русчамы, башка телдәме - матбугат басмаларын яздырырга, укырга, сакларга кирәк безгә.

Ә район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә ГАЙФУЛЛИНА үзенең авылдашларына журналлар бүләк итәргә булган. Ул Әхмәт авылы балалар бакчасына "Салават күпере" журналын яздырган.

-Туган авылым Әхмәттә гомер итүче каенанам Дания Гайфуллинаны, дәү апам Мәгъшия Шәрипованы, кодагый әби Исламия Әхмәдиеваны "Сөембикә" журналына яздырдым,-ди Рәсимә ханым.-Өлкән яшьтә булсалар да, бу якыннарым укырга бик яраталар. Әйдә, алты ай буе затлы журнал укып ләззәтләнсеннәр. Исламия кодагый әби үзе укый алмый инде, күзләре начар күрә, әмма "Әлки хәбәрләре"нең һәр саны белән танышып бара. Газетаны аңа оныгы Нияз кычкырып укый.

"Әти-әниеңне, якыннарыңны газета-журналларга яздыр" акциясе 18 июньгә кадәр дәвам итә. Районыбызның барлык җитәкчеләрен, эшмәкәрләрен, шулай ук теләге булган һәр кешене бу башлангычка кушылырга чакырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев