Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки комбайнчылары – республика лидерлары исемлегендә

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының быелгы уракта катнашучы комбайнчылар ярышы лидерлары исемлегендә безнекеләр шактый. Әлеге ярыш комбайннар егәрлегенә карап төрле төркемнәргә бүлеп оештырыла. Икенче төркемдә "Яшь көч"тән Ришат Әсәтов республикада икенче урында. Ул үзенең "Полесье"сы белән урак башыннан 1689 тонна бөртек суктырып алган. "ВостокЗернопродукт"АҖ дән Җәүдәт Хисмәтов (1840 тонна...

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының быелгы уракта катнашучы комбайнчылар ярышы лидерлары исемлегендә безнекеләр шактый.

Әлеге ярыш комбайннар егәрлегенә карап төрле төркемнәргә бүлеп оештырыла. Икенче төркемдә "Яшь көч"тән Ришат Әсәтов республикада икенче урында. Ул үзенең "Полесье"сы белән урак башыннан 1689 тонна бөртек суктырып алган. "ВостокЗернопродукт"АҖ дән Җәүдәт Хисмәтов (1840 тонна суктырган) та кыр батырлары исемлегендә. Өченче төркемдә шулай ук "ВостокЗернопродукт"тан Андрей Захаров (2558 тонна), Иван Калмыков (2360 тонна) лидерлар рәтендә. Дүртенче төркемдә исә республиканың ун алдынгы комбайнчысының дүртесе Әлки егетләре. Болар "ВостокЗернопродукт" АҖ механизаторлары Петр Родионов (2255 тонна), Рәфис Камалов (2290 тонна), Азат Әхмәтов (2090 тонна) һәм Рәниф Гатин (2105 тонна).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев