Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки район башлыгы каршында эшләүче коррупциягә каршы тору буенча комиссия әгъзалары киләсе елга эш планы кабул иттеләр

Район башлыгы каршында эшләүче коррупциягә каршы тору буенча комиссия әгъзалары соңгы утырышларында киләсе елга эш планы кабул иттеләр. Утырышта контроль-исәп-хисап палатасы рәисе Андрей Агапов бюджет средстволарыннан һәм милкеннән файдалануда, муниципаль заказларны урнаштыру һәм башкаруда закончалыкның үтәлешен даими тикшереп торулары хакында әйтте, ачыкланган кимчелекләрнең нидән килеп чыгуын, аларның төзәтелүен аңлатты. Безнең...

Район башлыгы каршында эшләүче коррупциягә каршы тору буенча комиссия әгъзалары соңгы утырышларында киләсе елга эш планы кабул иттеләр. Утырышта контроль-исәп-хисап палатасы рәисе Андрей Агапов бюджет средстволарыннан һәм милкеннән файдалануда, муниципаль заказларны урнаштыру һәм башкаруда закончалыкның үтәлешен даими тикшереп торулары хакында әйтте, ачыкланган кимчелекләрнең нидән килеп чыгуын, аларның төзәтелүен аңлатты.

Безнең районда эчке контроль булдырылмаган. Бу турыда менә елдан артык сөйләшәбез инде. Район башкарма комитеты бүлекләре бюджет средстволарының ничек тотылуын тикшереп торырга тиеш. Эчке контрольне һәр зур оешма-учреждениедә булдырырга кирәк. Аңа кадәр исә аның тәртибен эшлисе бар,-диде ул.

Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм фонды эшчәнлеге турында торак милекчеләре ширкәте рәисе Денис Штыков аңлатма бирде. Аның әйтүенчә, ширкәткә караган йортларда яшәүчеләрдән торакның һәр квадрат метры өчен 5 сум күләмендә акча фондта туплана. Бу средстволарга алдагы елда Базарлы Матакта Төзүчеләр урамындагы 17 нче һәм Тынычлык урамындагы 2 нче күпфатирлы йортлар төзекләндереләчәк. Комиссия утырышында мәгариф идарәсе белгече Ландыш Шакированың, район советының оештыру бүлеге начальнигы урынбасары Чулпан Гатауллинаның һ.б чыгышлары тыңланды. Комиссия утырышы нәтиҗәләре буенча карар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев