Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районы башлыгы Александр Никошин мөселманнар өчен ифтар ашы үткәрде

17 июньдә, җомга көнне, район үзәгендәге "Йолдызлык" кафесында район башлыгы Александр Никошин исеменнән мөселманнар өчен ифтар ашы үткәрелде. Изге Рамазан аеның да яртысы узып китте. Районда соңгы көннәрдә әле бер, әле икенче авылда ифтар ашлары үткәрелү турында хәбәрләр алабыз. Авыз ачтыруны хәзер аерым йортларда гына түгел, мәчетләрдә, мәдәният йортларында, ашханәләрдә...

17 июньдә, җомга көнне, район үзәгендәге "Йолдызлык" кафесында район башлыгы Александр Никошин исеменнән мөселманнар өчен ифтар ашы үткәрелде.

Изге Рамазан аеның да яртысы узып китте. Районда соңгы көннәрдә әле бер, әле икенче авылда ифтар ашлары үткәрелү турында хәбәрләр алабыз. Авыз ачтыруны хәзер аерым йортларда гына түгел, мәчетләрдә, мәдәният йортларында, ашханәләрдә авылның барлык мөселманнарын җыеп үткәрү гадәткә керде. Ифтар ашлары район җитәкчеләре, депутатларыбыз, эшмәкәрләр исеменнән үткәрелә. Ураза тоткан халыкны шулай бергә җыеп, Коръән сүрәләре, вәгазьләр укып, хәләл сый-нигъмәтләр белән авыз ачтыру бик саваплы гамәл.

Әнә шундый саваплы ифтар ашы Базарлы Матак авыл җирлегендәге мәчет картлары, мөселманнары өчен дә үткәрелде. Кичке сәгать җиделәргә бирегә район үзәгенең өч мәчетеннән картлар җыелды. Татар Биктимере бабайлары да килеп җитте. Бәйрәм мәҗлесенә Абдул Салман мәчете картлары да чакырулы иде, алар да катнашты.

Мул итеп әзерләнгән табыннар артына утырышкач, район имам-мөхтәсибе Ислам хәзрәт Шәйхетдинов әлеге мәҗлесне оештырган район җитәкчесе Александр Никошинга, аның ярдәмчеләренә рәхмәтләр ирештерде.

-Җитәкчеләребез мәчет картларына даими ярдәм итәләр, кайгыртып торалар. Күп кенә проблемалы мәсьәләләребезне хәл итүдә булышалар. Аларның үзләренә дә җиңел булмаган эшләрендә уңышлар насыйп булсын дип теләп, догалар укыйбыз,-диде Ислам хәзрәт.

Аннан вәгазь сөйләү өчен сүз район үзәгенең ... мәчете имам-хатыйбы Ришат Гайсинга бирелде. Ришат хәзрәт Коръәндә һәр мөселман кешесенә ураза тоту фарыз булуы әйтелүен искәртте.

Район башлыгы Александр Никошин чакыруны кабул итеп бу мәҗлестә катнашканнары өчен кунакларга рәхмәт әйтте, һәркемнең тоткан уразасы кабул булуын теләде. Аннан ул район тормышы, авыллардагы зур төзелешләр хакында сөйләп үтте.

-Биредә район үзәгенең, тирә-күрше авыллларның мөхтәрәм картлары утыра. Сез, өлкән буын, безнең өчен һәрчак үрнәк булдыгыз. Бүген изге гамәлләрегез аша яшьләрне хәерле эшләргә өндисез. Районыбызда, республикада хөкем сөрүче милләтара һәм динара татулык - зур байлыгыбыз. Киләчәктә дә шушы бергәлекне саклап, бер фикердә, бер теләктә булып, районыбыз халкы өчен файдалы эшләр башкарсак иде,-диде Александр Федорович.

Ифтар ашында катнашучыларга җылы теләкләрен район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Мусин да җиткерделәр.

Табын янында Коръәннән сүрәләр укылды, илгә-көнгә иминлек теләп догалар кылынды. Аннан бергәләп авыз ачып, тәмле нигъмәтләр белән сыйландылар.

22 июньдә Казан-арена спорт сараенда республика ифтар ашы үткәрелә. Анда 10 меңләп мөселман катнашыр дип көтелә. Районыбыздан да әлеге мәҗлескә зур делегация барачак.

***

Шул ук көнне Татар Борнае мәчетендә дә ифтар ашы үткәрелде, вәгазьләр сөйләнде, бергәләп намазлар укылды.

Мәҗлесне үткәрү чыгымнарын эшмәкәр Альберт Шәйхетдинов һәм аның хәләл җефете Эльвира ханым үз өсләренә алдылар. Мәчет картлары бу игелекле гамәлләре һәм авыл тормышында туып торган мәсьәләләрне хәл кылуда гел булышуы өчен Альберт Шәйхетдиновка ихлас рәхмәтләр әйттеләр.

Ә кичә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев ярдәме белән Әхмәт авылында ифтар мәҗлесе үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев