Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районы башлыгы басуда алдынгы комбайнчыларны бүләкләде

Бүген, 19 августта, район башлыгы Александр Никошин районның иң алдынгы өч комбайнчысын кырга барып бүләкләде. Башта район башлыгының Рәхмәт хаты һәм "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлеге башкарма комитетының кыйммәтле бүләге "Үзәк Әлки" филиалы комбайнчысы Андрей Захаровка тапшырылды. Андрей районда гына түгел, республикада бөртек суктыручылар арасында беренче. Аннан "Хузангай" җәмгыяте комбайнчысы...

Бүген, 19 августта, район башлыгы Александр Никошин районның иң алдынгы өч комбайнчысын кырга барып бүләкләде.

Башта район башлыгының Рәхмәт хаты һәм "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлеге башкарма комитетының кыйммәтле бүләге "Үзәк Әлки" филиалы комбайнчысы Андрей Захаровка тапшырылды. Андрей районда гына түгел, республикада бөртек суктыручылар арасында беренче.

Аннан "Хузангай" җәмгыяте комбайнчысы Владимир Краснов шундый ук бүләкләргә ия булды. Владимир Вильямович - Татарстан Республикасының атказанган механизаторы. Аңа 57 яшь, хезмәттәшләре арасында иң олысы. Аны коллегалары да зур эшләре һәм олы бүләк белән ихластан тәбрикләделәр.

"Яшь көч"тә дә республика күләмендә танылган алдынгы комбайнчы бар. Ул - Ришат Әсәтов. Ришат елның-елында районда иң алдынгы бөртек суктыручылар арасында. Ул бүгенгә үз комбайны бункерыннан 1600 тоннадан артык бөртек суктырып озаткан.

Кыр батырлары үрнәге башка игенчеләргә тагын да әйбәтрәк эшләргә этәргеч бирсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев