Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районы башлыгы мәчетләрдә булып, мөселманнарны Корбан гаете белән котлады

1 сентябрьдә мөселман дөньясы олуг бәйрәм - Корбан гаетен билгеләп үтте. Районыбыздагы 30 мәчеттә дә бәйрәм иртәсендә бик күп халык җыелды. Анда вәгазьләр сөйләнде, тәкъбир әйтелде, Коръән сүрәләре яңгырады, күмәкләп гает намазы укылды. Бу көнне район җитәкчеләре мәчетләрдә булып, халыкны Корбан гаете белән котладылар. Муниципаль район башлыгы Александр Никошин иртә...

1 сентябрьдә мөселман дөньясы олуг бәйрәм - Корбан гаетен билгеләп үтте. Районыбыздагы 30 мәчеттә дә бәйрәм иртәсендә бик күп халык җыелды. Анда вәгазьләр сөйләнде, тәкъбир әйтелде, Коръән сүрәләре яңгырады, күмәкләп гает намазы укылды.

Бу көнне район җитәкчеләре мәчетләрдә булып, халыкны Корбан гаете белән котладылар. Муниципаль район башлыгы Александр Никошин иртә таңнан Иске Салман авылы мәчетенә килде. Ул авыл халкын, кайткан кунакларны мөселманнарның шушы зур бәйрәме белән тәбрикләде.

-Ислам дине кешене сафлыкка, мәрхәмәтлелеккә өнди. Яшьләрне тәрбияләүдә дә ислам искиткеч көчкә ия,-диде район җитәкчесе. -Шөкер, ил-көнебез тыныч. Татарстан башка төбәкләр белән чагыштырганда зур күтәрелештә. Районыбыз мисалында да уңай үзгәрешләрне күреп торабыз. Халыкның яшәү шартлары елдан-ел яхшыра. Быел игеннәр ничек күкрәп уңды. Бу көннәрдә уңышны югалтуларсыз җыеп алу өчен кырларда кызу эшләр бара. Безнең бәһасез байлыгыбыз - төрле милләт һәм дин вәкилләренең күп еллар дәвамында тыныч, тату һәм дус гомер итүе. Алга таба да бу бердәмлекнең кадерен белеп, бер-беребезнең традицияләрен, гореф-гадәтләрен ихтирам итеп яшик. Бәйрәм уңаеннан һәркайсыгызга сәламәтлек, уңышлар телим. Гаиләләрегез имин, табыннарыгыз мул булсын.

Иске Салман авыл җирлеге башлыгы Фәнил Җәләлетдинов һәм имам-хатыйб Рәшит хәзрәт Мостафин олуг бәйрәм шатлыгын уртаклашкан өчен район башлыгына рәхмәт җиткерделәр.

Бер уңайдан Александр Никошин мәчетнең торышы белән кызыксынды, яңа төзелгән янкорманы карады. Мәчет әйбәт хәлдә, газ ягып җылытыла. Авылдашлары Рәис Хәйруллинның зур ярдәме белән дин йортына иркен янкорма да төзелде. Монда аш-су әзерләү бүлмәсе һәм тәһарәт бүлмәсе җиһазланган.

Гает намазыннан соң халык күтәренке рухта өйләренә таралды. Бу көнне һәр өйдә бәйрәм табыннары әзерләнде. Быел да авылларда корбан чалучылар бик күп булды. Корбан чалу өч көн дәвам итте. Корбан ашлары ай буена сузыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев