Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районы Базарлы Матак авыл җирлеге башлыгының яңа урынбасары сайланды

Базарлы Матак авыл җирлеге советы утырышында җирлек башлыгы урынбасары сайланды.

Утырышны район башлыгы, Базарлы Матак авыл җирлеге башлыгы Александр Никошин алып барды. Ул моңа кадәр җирлек башлыгы урынбасары булып эшләгән Наталья Волкованы 50 яшьлек юбилее белән котлады, күпьеллык намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерде.

Депутатлар Базарлы Матак авыл җирлеге башлыгы урынбасары итеп бертавыштан Алинә Хәлиуллинаны сайладылар. Аның кандидатурасын депутат Фәридә Яруллина тәкъдим итте. Ул Алинә Хәлиуллинаның үз эшен бик төгәл, җаваплылык белән алып баручы хезмәткәр булуына басым ясады.

Утырышта депутат Светлана Одушкина Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитетына җирлектә яшәүчеләрдән җыелган үзара салым средстволарының ничек тотылуы, аларга нинди эшләр башкарылуы хакында халыкка район газетасы аша җиткереп торырга кирәк дигән тәкъдим белән чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев