Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районы чыгарылыш сыйныф укучылары төп дәүләт имтиханнарына һәм бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнәләр

Мәктәпләрдә язгы каникуллар. Әмма кабинетлар буш түгел: тугызынчы һәм унберенче сыйныфларны тәмамлаучылар соңгы сынауларга - төп дәүләт имтиханнарына һәм бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнәләр. Алар беренче чирканчыкны алдылар да инде, рус теле һәм математикадан имтихан тапшырып карадылар. Гуманитар фәнне шактый әйбәт белүләрен күрсәтсәләр дә (тискәре билге юк), математика биремнәрен чишкәндә күпләр...

Мәктәпләрдә язгы каникуллар. Әмма кабинетлар буш түгел: тугызынчы һәм унберенче сыйныфларны тәмамлаучылар соңгы сынауларга - төп дәүләт имтиханнарына һәм бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнәләр.

Алар беренче чирканчыкны алдылар да инде, рус теле һәм математикадан имтихан тапшырып карадылар. Гуманитар фәнне шактый әйбәт белүләрен күрсәтсәләр дә (тискәре билге юк), математика биремнәрен чишкәндә күпләр сөрлегеп калган. Нәтиҗәдә төп фән - математикадан "икеле"ләр шактый булган. Сәбәп нәрсәдә соң? Бердәм дәүләт имтиханнарына кадәр калган ике айда хәлне ничек үзгәртеп өлгерергә? Бу сорауларга район мәгариф идарәсе белгече Сания Яруллина болай дип җавап бирде:

-Әйе, билгеләр сөендерми. Димәк, укучыларыбызның белеме тиешле дәрәҗәҗә түгел. Мин укытучыларны гаепләргә җыенмыйм, чөнки алар нигездә тирән белемле, тәҗрибәлеләр. Монда укучыларның һәм аларның әти-әниләренең дә гаебе юк түгел. Хәзер укуга, белем алуга мөнәсәбәт бик нык үзгәрде. Ата-ана баласын вузларга укырга кертүне акча ярдәмендә хәл итеп була, дип уйлый. Бу фикер балага да сеңә, һәм ул укуга салкын карый, тырышлык куймый.. Әмма имтиханнарга карата таләпләр кырыслана, укучыдан төпле белем сорала хәзер. Киңәшем исә мондый: бөтен көчне туплап, имтиханнарга яхшылап хәзерләнергә, үз мөмкинлекләреңә дөрес бәя бирергә һәм, әгәр вузга керү өчен кирәк булмаса, математика буенча имтиханның база төрен сайларга. Быел андый мөмкинлек тә бирелә бит.

Быел бердәм дәүләт имтиханнарын районның 14 мәктәбен тәмамлаучы 97 укучы тапшырачак (өч урта мәктәптә унберенчеләр бөтенләй юк икән бит). Имтихан тапшыру пункты итеп Н.Дәүли исемендәге гимназия сайланган. Анда 7 аудитория файдаланылачак. Алар барысы да видеокамералар белән җиһазланган, имтиханнарны он-лайн режимында (ягъни реаль вакытта) күзәтеп булачак.

Инде әйткәнемчә, математикадан БДИны ике төрлегә бүлделәр (бәлки, үткән елда бу фәннән нәтиҗәләр бөтен ил буенча түбән булуны исәпкә алганнардыр). БДИның муниципаль координаторы Алсу… әйтүенчә, 86 укучы математикадан база имтиханын тапшырырга карар кылган, 11 укучы бары профиль имтиханны сайлаган. База имтиханы элеккечә 5 баллы система буенча бәяләнә. Билгең "3" дән ким булмаса, имтихан тапшырылган саналачак.

Яңалыкларның тагын берсе - имтихан буларак инша (сочинение) язуның кире кайтарылуы. Аны укучылар 3 декабрьдә үк яздылар. Эшләр уңай бәяләнеп, беркемгә дә бу имтиханны кире бирергә туры килмәгән.

БДИ төп ике фән белән генә чикләнми бит әле. Укучылар үз теләкләре белән тагын 10 фәннән имтихан тотачак. Физика һәм җәмгыять белеменнән бу арада шулай ук үз көчеңне сынап карау мөмкинлеге булачак. Ягъни алар буенча да имтихан биреп караячаклар. Билгеләр нинди булыр? Анысы инде укучылардан тора.

Бердәм дәүләт имтиханнарына укучылар гына түгел, бөтен мәгариф системасы әзерләнә дип әйтсәк тә, әллә ни зур арттыру булмас. Әйтик, шул ук аудиторияләрне җиһазлау, күзәтү системасы, тимер эзләү җайланмалары кую, имтиханнар барышын яздырып алу, аларны өч ай саклау, техник белгечләр, тәртип саклаучылар, медицина хезмәткәрләре һәм башкалар белән тәэмин итү… Кыскасы, бүген балаларны кызганып та куясың. Ирексездән үзебезнең ничә ел укыткан, абый, апа булып якынаеп беткән, әмма кырыс һәм гадел укытучыларыбыз каршына утырып, өлешеңә тигән билет сораулаорына җавап биргән вакытлар искә төшә. Һәр заманның үз тәртип-кагыйдәләре шул. Уңышлар сезгә, чыгарылыш укучылары!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев