Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районы: гадәттән тыш хәлләр комиссиясендә куркынычсызлык чаралары турында сөйләштеләр

Һава торышы белән бәйле катлаулы хәл килеп туганлыктан, район гадәттән тыш хәлләр комиссиясе үзенең чираттан тыш утырышын үткәрде. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Сәгъдиев алып барды. Ул "Алдагы сәгатьләрдә һәм киләсе тәүлектә көн температурасының түбәнәюе көтелә, димәк, юлларда көчле бозлавык булачак. Нәтиҗәдә юл-транспорт һәлакәтләре арту, шулай ук электр, элемтә...

Һава торышы белән бәйле катлаулы хәл килеп туганлыктан, район гадәттән тыш хәлләр комиссиясе үзенең чираттан тыш утырышын үткәрде.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Сәгъдиев алып барды. Ул "Алдагы сәгатьләрдә һәм киләсе тәүлектә көн температурасының түбәнәюе көтелә, димәк, юлларда көчле бозлавык булачак. Нәтиҗәдә юл-транспорт һәлакәтләре арту, шулай ук электр, элемтә чыбыклары бозланып өзелү очраклары булырга мөмкин. Кирәк булганда халыкка ашыгыч хәбәр итү чараларын барларга, мөмкин булган куркынычсызлык чараларын алдан күрергә кирәк",- диде.

"Алексеевскдорстрой" җәмгыятенең Әлки участогы җитәкчесе Рашат Гыйззәтуллин әйтүенчә, юлларга 800 тонна бозлы ком катнашмасы сибелгән, запас җитәрлек. Биш махсус юл машинасы эшләп тора, тагын шуның кадәр машина резервта. Тәүлек әйләнәсе кизү тору да оештырылган.

Район электр челтәрләре начальнигы Тәлгать Сафин урыны-урыны белән 7 миллиметр калынлыкта бозлану күзәтелгәнен хәбәр итте.

"Махсус ремонт бригадалары әзер, әлегә ут сүнү очраклары юк, әгәр өзеклек я авария килеп чыкса, тиз арада төзәтергә әзер без",-дип ышандырды. Әсхәт Сәгъдиев барлык оешмаларга да генераторлар әзерләп куярга кушты.

ЮХИДИның район бүлекчәсе начальнигы Рәис Сафин Базарлы Матак эчендә юллар чистартылмый, дип кисәтте. Ә мәгариф идарәсе җитәкчесе Илнур Юсупов әйтүенчә, мәктәп автобуслары төшкә кадәр үк инде балаларны өйләренә кайтарып куячак. Гомумән, пассажир йөртүче автобус рейслары бөтенләй туктатыла.

Һава торышы алга таба нинди сюрпризлар әзерләгәндер, әлегә билгесез. Димәк, иң катлаулы хәлләргә дә әзер торырга, куркынычсызлык таләпләренә буйсынырга кирәк безгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев